Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
инде мирасын бүлү турында бик зур гауга чыккан. Аның язып калдырган васыятен хатыны бер төрле, доверенные Чесноков икенче төрле укыганнар. Нотариус васыятьнең төп нөсхәсен сораган, тегеләр бирмәгән. Алафузовның васыять даулаучы әллә никадәр кардәш-ыруы килеп чыккан. Эш судка җиткән. Кыскасы, үлгән аюның тиресен бүлешә алмыйлар, кырылыш бара. Ләкин эш анда түгел. Васыятьне, янәсе, тормышка ашыру йөзеннән, беренче сентябрьдә ике йөз эшчене хезмәттән чыгарганнар. Карт мастеровойлар: «Алафузовның васыятендә андый нәрсә юк», – дип тавыш күтәргәннәр. Эштән чыгарылганнар заводның капкасын җимереп, будошникны[11] кыйнап ташлаганнар. Кырыклап кеше кулга алынган. Берничә кеше качып котылган. Хәзерге вакытта аларны эзләү, эзәрлекләү бара…
Бүген Сәхип солдат белән бер ят кеше ияреп кайтканны сиземлерәк кешеләр күреп өлгергән булсалар да, күпчелек белми калды. Кечкенәрәк гәүдәле, кара күзлекле, башына майлана төшкән ак картуз кигән әлеге кеше Сәхипкә керде дә әйтерсең шунда сеңеп калды. Габдулла, аның кара күзлеге белән кызыксынып, Сәхипләр ишеге төбендә «чыгармы?» дип көтте, көтте…
2
Җәй вакыйгаларга никадәр бай булса, кыш шулкадәр тыныч, буш һәм күңелсез узды. Бу бушлык һәм күңелсезлек көзге пычраклар керү белән үк башланды. Көннәр кыскарганнан-кыскара барды. Иртән торып тегендә-монда әйләнгәләгәнче, Яңа бистәне, албасты кебек, караңгылык басты. Урамнары түшәлмәгән Яңа бистә көзнең зарыктыргыч яңгырлары астында тоташ сулыкка әйләнде. Катаны югалтмый гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Бигрәк тә Кече Сембер урамына кереп баткан җигүле атны арбасыннан туармый торып алып чыгып булмый, шуңа күрә извозчиклар һәм ломовойлар бу урамга кермиләр, Олы Сембер урамыннан әйләнәләр иде. Берүк инде, менә шундый көзге пычракта ут-күз чыга күрмәсен, урамы белән себереп алып китәр! Казаннан килгән пожар атларың белән Яңа бистә эченә керә алмый карап калырсың!
Сәхип солдат, йорт хуҗаларының имзаларын җыеп, шәһәр Думасына ике тапкыр прошение язды һәм Яңа бистәнең, һич югында, Кече Сембер урамын булса да таш белән түшәтүне һәм ике фонарь куйдыруны сорады. Нәтиҗәсе булмады. Сәхип солдат үзе моны болай аңлатты: шәһәр башлыгы Дьяченко бу эшкә риза булган, әмма управада казначылык эшен алып баручы гласный Борһан Муллин (балык базарында чәй кибете тотучы) моңа каршы килгән. Берәүләр моны: «Муллин, управа алдында яхшы күренергә тырышып, шулай эшләгән», – дип, икенчеләре: «Ул Яңа бистә кешеләреннән кайберләренә үчле булган», – дип аңлаттылар.
Ничек кенә булмасын, Яңа бистәдә һәр елгыдай пычрак һәм караңгы иде. Габдуллага бераз вакытка урам белән саубуллашырга туры килде. Бер тапкыр гына, анда да әнисе күтәргән хәлдә, Габдулла күршеләргә кереп чыкты. Әнисе йомышын бетергәнче, ул Аннушка белән «бишташ» лы уйнап алырга өлгерде. Аннан тагын өйгә кайтып, тәрәзә янына утырды да, куллары белән иягенә таянып, урамны күзәтте; яңакларын тыны белән кабартып, иреннәреннән ниндидер сагышлы көй кысып чыгарырга тотынды.
– Улым, яңагыңа таянып утырма, якын кешең үләр, – дип кисәтте аны әнисе.
Икенче көнне Вәли
11