Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
онытылган икән… Бибиәсманың тәмәке тарткан кешене җене сөйми иде. Нигъмәт шунда ук тәмәке тартуын ташлады һәм, шуңа өстәп:
– Аракы да һич юньле әйбер түгел, Бибиәсма, акчаны бетерә, мине черетә, – диде, ләкин, асылда, аның өчен түгел, Бибиәсманың күңелен табар өчен эчүне дә ташлады…
Батырлыгыннан бигрәк, менә шушы тыйнаклыгы өчен сөйде бугай аны Бибиәсма…
«Торып китәргә ярар» дип, начар гына булса да, башка өйгә күчтеләр… Бу өйне элек-электән таныш Мөхәммәтвәли абзый Яңа бистәдән табып бирде. Әмма «торып китәргә ярар» дип килеп кергән өйдән алар инде чыкмадылар… Яхшырак өйгә күчәр өчен, һаман җиткереп булмады… Балалар булды… Ләкин мәхәббәт белән кабык куышта да бик әйбәт торып була икән… Тезне тезгә терәп дигәндәй, икәүләп өйдә эшләп утыру үзе генә нинди күңелле иде ул чакны.
Берсе – каешчы, берсе чигүче булып, алар бервакыт Сәгыйтьҗан байның заказы буенча ияр эшләделәр.
– Берәүдә дә булмаган ияр эшләп китер! – дип заказ бирде аңа Сәгыйтьҗан.
Бу иярне эшләп, алар ирле-хатынлы көн-төн диярлек утырдылар: «берәүдә дә булмаган иярне» эшләп бирү уен эш түгел бит! Ләкин, гаҗәп, бу эш никадәр катлаулы булса, аларны ул шулкадәр тирәнрәк кызыксындырды. Иярне эшләргә тотыну алдыннан Нигъмәтҗан хатыны белән озак кына киңәште, кәгазьдән әллә никадәр өлгеләр кисте, тагын ертты, тагын кисте. Икәүләп алар иярне бер айга якын эшләделәр… Күңелләрендә туган бөтен матур сурәтләрне һәм бизәкләрне алар шушы ияргә биреп бетерергә тырыштылар.
– Бу каюны менә болай кыйгачлап китерсәк нишләр, Бибиәсма?
– Бик әйбәт булыр, тик аны кызыл ефәк белән каесак матур булмас микән?
– Менә монда аркылы юл салып, ике чачакны[14] тоташтырганда һәйбәтрәк булыр иде…
– Утыручыга уңай булса, ул да ярый. Тик утыручысын да онытмыйк әле без…
Бөтен якларын төпчеп, тикшереп, бөтен күңелләрен һәм зәвыкларын шуңа биреп эшләде алар бу иярне.
Тәмам итеп, эшне Сәгыйтьҗан кибетенә китергәч, аны күргән кешеләр, сокланып, ирексездән «аһ!» дип куйдылар…
Сәгыйтьҗан байга да ияр бик ошады. Ул «берәүдә дә булмаган» ияр өчен «берәү дә түләмәгән» акча түләргә дә җыенган иде, әмма Нигъмәтҗанның: «Ярый, күпме бирсәгез дә, Сәгыйтьҗан абзый… Акча дип түгел, эш булсын дип эшләдек инде!» – дигәнен ишеткәч, Сәгыйтьҗан да кыстап тормады, базарга чыга торган гади ияр бәясенә өстәп, ике кадак шикәр белән бер чирек чәйне күчтәнәч итеп бирде…
Аннан соң ул иярне Черек күл ярминкәсенә куйганнармы, әллә кая Петербурга җибәргәннәрме дип сөйләделәр, аны кем тикшергән?
Юк, начар түгел иде, әйбәт кенә гомер итте Бибиәсма үзенең Нигъмәтҗаны белән! Тик менә Нигъмәтнең көченә һәм холкына кызыгып, Садыйк бай аны үзенә мастер, йөк ташучы, каравылчы итеп алганнан бирле, тормышның кызыгы китеп барды. Акчага кызыгып башлаган эшнең юне буламыни аның!.. Моңынчы, ичмасам, табышы аз булса да, җан тыныч, үз куышыңда, һәрвакыт бала-чагаң белән чөкердәшеп, бергә-бергә иде.
Менә
14