Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
да ул күрсәткән якка карадылар. Олылар сәләмәсен башыннан ук бөркәнгән ниндидер яланаяклы малай, капкадан чыгып, чана шуучыларга нәрсәдер кычкыра, көлә, үзе биегән төсле аякларын алмаш-тилмәш күтәреп сикергәли иде. Бу – Әптелбәр, шулай иптәшләре белән беренче кар шатлыгын бүлешә, үзенең кыргый сикеренүләре белән бу кышта аның да хакы барлыгын аңлатырга тырыша иде.
Ләкин ул күп сикерә алмады, балаларга телен чыгарып күрсәтте дә, борылып, капкага кереп югалды…
Габдулла аларга кергән чакта, Әптелбәр мич башында, каба агачына атланып, кулларын, аякларын тырпайткан, күзләрен йомган хәлдә: «Юл бирегез!» – дип кычкыра һәм таудан чанада төшеп килгән кыяфәт күрсәтеп утыра иде.
Габдулла аңардан:
– Син ник тау шуарга чыкмыйсың? – дип сорады.
– Мин шуам, – диде Әптелбәр, тагын аяк-кулларын алга сузып һәм күзләрен йомып, – кит, таптыйм үзеңне!
– Бу чана түгел, – диде Габдулла.
– Ә ул сезнең чанагыздан шәбрәк шуа, – диде Әптелбәр, – ул таудан «выжт» итеп кенә кала… вәт!
– Ә нигә шумыйсың?
– Ә минем бишмәт белән ката юк…
– Кайда?
– Бишмәтне әни Нәсимәгә кигезде… Алар икәүләп казна ашы алып кайтырга киттеләр…
– Нигә?
– Нигә булсын, казна ул бай бит, тиле! Ач кешеләр шунда табак күтәреп киләләр дә тары өйрәсе салдырып алып китәләр. Кайсы көнне җитми кала… Шуңа күрә әни белән Нәсимә бүген иртүк торып киттеләр. Мине алып бармакчылар иде, аягыма булмады. Әти кайткач, без анда дүртәүләп барабыз да бер казан өйрә алып кайтабыз. Аннан соң аны бик озак утырып ашыйбыз. Аннан мин туям. Юк, иң элек мин үзем туям, күзем туймый. Аннан соң күзем дә туя, үзем дә туям…
«Кара, нинди кызык сөйли», – дип уйлады Габдулла һәм иптәшен гаҗәпләнеп, авызын ача төшеп тыңлады.
– Аннан соң минем токмач ашыйсы килүем дә бетә… Әни миңа: «Токмач пешереп бирәм, ашыймсың?» – ди. Мин әйтәм: «Юк, минем ашыйсым килми», – дим… Һи! Токмачны бит! Аны мин берүзем бер казан ашап бетерә алам… Беләсеңме син, патша гел токмач кына ашап тора бит. Аңа иртән торса да токмач, көндез дә токмач, кич тә токмач, теләсә, ул төнлә, йокысыннан уянып, үзенә токмач сорап ала…
Сүзенең шул җирендә тукталып, ул өрлеккә үрелде һәм нәрсәнедер, куптарып алып, авызына капты:
– Нәрсә ул? – дип сорады Габдулла.
– Сагыз. Ашыйсым килсә, мин сагыз чәйним дә түзеп торам…
Әптелбәр моны мактаныбрак әйтте. Габдулла хәтта моны Әптелбәрнең бик күп егетлекләреннән берсе итеп тапты…
7
Икенче көнне Габдулла өйдә берүзе генә калды. Әтисе базарга чыгып киткән, әнисе Габдуллага өйдә утырырга кушып, үзе каядыр күршеләргә йомыш белән чыккан иде.
Аулак өйдән файдаланып, Габдулланың ни булса да эшлисе килде. Әмма нишләргә?
Ул әтисенең эш өстәле янына килде. Югары шүрлектә әтисе аның өчен калыпка тартып куйган читек башы тора. Әтисе инде аны теге вакыттан ук, Григорий белән Сәхип солдат кергәннең икенче көнендә үк тартып куйган иде. Тагы онытты,