Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Фиг сиңа миллион! Миллион түгел, сукыр тиен дә тими сиңа миннән! Минем миллионнар тәтемәгәч чыгып качтыңмы? (Залга.) Ул чагында кайда соң ул мәхәббәт?
Акчура (сын янына килеп). Моны ясарга күпме цемент китте икән?
Зиләйлүк. Дөядән: «Сиңа ат ошыймы?» – дип сораганнар. Ул: «Аркасы бөкре булса, бөтенләй яхшы булыр иде», – дигән, ди.
Раушан. Ташта чәчәк үсеп утырганын күргәнегез бардыр ич? Ул вакытта нигә шаккаттыгыз?
Гөлмәрьям күренә.
Гөлмәрьям (сын янына барып). Башыннан сыйпар идем, инде буй җитми икә-ән… Без аналарга балалар иманы баш игән таш та газиз шул.
Корреспондент. Һәр көлкенең үз фаҗигасе бар.
Җәваһирә (алга чыгып баш ия). Рәхмәт… Безне аңлавыгыз өчен.
СОҢГЫ ЛӘКЛӘК
Шәмсия.
Аллаһияр.
Нурзадә.
Бикчәнтәй.
Зөлфирә.
Йосыф.
Рахман.
Мөкатдәс.
Үзебез һәм замандашларыбыз яшәгән вакыт.
Көз. Алма бакчасы ачыклыгындагы умарталык. Шушында ук каравылчы йорты һәм иске җил тегермәне. Анда умарталар саклана. Уртада тишегенә учак ягыла торган тегермән ташы ята. Рюкзаклар күтәргән бер төркем яшьләр йөгерешеп керә дә шаулаша-гөрләшә кайсы кая таралышып бетә. Тегермәннән Мөкатдәс чыга. Мылтык, шомпол, сүс, чүпрәк тоткан. Рахман килеп чыга. Шәмсия күренә.
Рахман. Җикәнкүлдә үрдәк юк микән?
Мөкатдәс. Сине көтеп яталар, ди.
Рахман. Алайса, нигә мылтыгыңны алып чыктың?
Мөкатдәс. Чистартырга. Күгәреп ята.
Рахман. Бир, үзем чистартам.
Мөкатдәс. Бу сиңа атаңның келәт түбәсен ябу түгел.
Рахман көлә.
Шәмсия. Келәт түбәсе нишләгән?
Мөкатдәс (Рахманга ымлап). Ә, үзеннән сора. (Тегермәннең арткы почмагындагы бүкәнгә утырып, мылтык чистарта башлый.)
Рахман. Өченче ел, төзелеш институтының беренче курсын тәмамлагач, авылга ялга кайттым. Әти келәт сала. Алай үлчәп карый, болай үлчәп карый – түбәсенә калае җитми. Яле, улым, ел буе бушка ипи ашамаганыңны күрсәт әле дигәч, моңа түбә сызымы сызып бирдем. Калай җитте. Икенче көнне йокыдан торганчы, түбә келәткә җәелгән дә яткан. Шиңгән әрекмән яфрагымыни!.. Түбә ябуларны өченче курста гына үткәнгә мин гаеплемени? (Көләләр.)
Былтыр филологиягә күчтем. Хәзер менә фольклор җыям – җыр, әкият. Әле ярый бусын беренче курста ук укыттылар.
Шәмсия. Группагыз колхоз кырында бәрәңге җыя, син – әкият.
Рахман. Тиздән бу җирләр су астында кала. Авыл һәм халык шәһәргә күчеп бетә. Җыры да бәрәңгедәй кирәкле дип, группа җитәкчебез җыярга, сорашырга кушты. Үз авылым ич – кемдә нинди җыр, әкият, бәет барлыгын яхшы беләм.
Шәмсия. Бөтен җирдә бульдозерлар…
Мөкатдәс. Яэҗүҗ-мәэҗүҗләр алар! Бөтен җирне актаралар, урманнарны кисәләр, күлләрне күмәләр…
Рахман. Авыл күчә… Бөртекләп авылның җанындагы хәзинәсен җыеп йөрим. Кайчан да булса цивилизация дигән чая егет, шушы борынгы җирне су белән күмгәненә үкенеп, җиргә