Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
исермәгән- ме? Ул-бу сизмәде. «Откат шәп!» – дип уйлады ул, торып баскач.
Фәйзелхак кызлар янына барам дип китте. Шәймәрдән, җир асты юлыннан чыгып, озын бер йорт буенча атлый торгач, таксилар күреп алды.
«Уһу, бер көтү ич болар! Кала булып кала хәтле җирдә берәр Луи Армстронг ише җырлый торган артист кеше табылмый калынмастыр». Үзенчә ул такси йөртүче шофёрларны каладагы бөтен нәрсәне белә дип аңлый иде. Кайда нинди концерт-фәлән буласын да белергә тиешләр.
– Гаражга кайтыр якка булса, әйдә, утыр, – диде ул эндәшкән шофёр.
– Рәхмәт, энекәш. Гараж кай очта соң?
– Түбән очта! – диде шофёр. Шәймәрдән алдан әйләнеп, ишек ача алмыйча торган арада кузгалды да китте.
Тукталган һәрбер такси аны алмыйча китеп барды. Ул «кая?» дип сораштырган арада бүтән кешеләр тыныч һәм һаваланып кына кереп утыра да китә иделәр. Ул да шулай итәргә булды.
«Үч итеп өйрәтәм мин сезне, печелмәгән маллар!» – дип уйлады ул машиналар хакында.
Яңа гына килгәне туктап калуга, Шәймәрдән, юри ашыкмый гына кыланып, аның эченә кереп утырды да, утыргычның йомшаклыгына кинәнеп, күзен йомды. Ачса – тик торалар.
– Ник бармыйбыз? – дип сорады ул.
– Кая? Бу сиңа… туалетмы әллә – кердең дә җәелдең!
– Ә син телеңне тыяр идең. Әйе! Синнән йомшак кәгазь сорамыйлар. Кәгазь бездә – менә! – Ул, шапылдатып, күкрәгенә сугып куйды.
– Чыгып кит моннан… авыл казы!
Шәймәрдән, аның күзенең яхшы карамаганлыгына шикләнеп, карышырга кыймады…
Сәгать җиденче егерме минут иде инде. Әллә соң трамвай белән генә фронтташы Илюша янына китеп барсынмы?
Ләкин булырга тиеш бит бу каланың да берәр Луи Армстронгы!
Быргылы концерт күрергә килүен дә онытып, ул ничек кенә булса да бер таксига утырырга ант итте. Усаллык белән түгел икән, бәлки, яхшылык белән җүн чыгар? Ул исә үзен яхшылык миллионеры булганы өчен ихтирам итә. Зәйтүнәсен дә шуның белән яулаган иде ич. «Уйлама да, чыкмыйм», – ди- гән иде. Шәймәрдәннең «Битеңдәге алтмыш өч сипкелең белән ант итәм, чыгасың!» диюенә чыдамады… Үзе саный алмаган, буталган, иптәш кызыннан санаткан – алтмыш өч. Эресе, вагы…
– Йомыш бар иде, энекәш, – дип эндәште ул үзенә төрттереп диярлек туктаган машина шофёрына.
– Кая сиңа, абый кеше? Утыр. Җилдән җитез йөрибез.
Шәймәрдән шофёр артындагы йомшак утыргычка кереп урнашты.
– Миңа, иптәш, шундый җир кирәк иде…
– Апкил шуны, белмим нинеме?
– Берәр музыкалы төшкә илтеп куй син мине.
– Ресторангамыни?
– Юк. Музыкалы… Концерт буласы берәр җиргә. Яктысына, кеше күплесенә.
Алгы ишекне ачып, таксига портфель тоткан зур гәүдәле, яланбашлы бер егет кереп утырды.
– Горкига, – диде ул, керә-керешкә үк. – Без дүртәү.
– Буш түгел бит, – диде шофёр.
– Син бәя күпертмә. Буш итмәбез. Кунакка барыш. – Егет Шәймәрдәнгә таба борылды. – Сиңа кысанрак булыр инде, абзый, төшеп тор. Ягез әле, егетләр…
– Сез нәрсә… – дигәнче, ул үзен сөйрәп төшергәннәрен сизми дә калды. Әмма ул тиз генә кереп китәргә торган