Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
иң зурысы. Инде чират – төслесенә.
– Нәрсә, гел пешмимени әле? Карын ачты ич. Хатын дим! Пешмимени әле?
– Пешми әле. Бәрәңге түгел, кабак бөккәне ич.
– Син үзең кабак бөккәне!.. Бер… бишесенә өстәп май сал. Өчәр бал калагы! Үзем ашыйм аларын.
Шәймәрдән болай каты телләнүен үзе дә өнәп бетермәде. Нәрсәдер җитми, тик нәрсә? Түземсезлек һәм эшсезлек басты – бөтен җире суынды, муены белән иңбашы пружина кебек кысылды, менә-менә сикереп торыр да бернәрсәгә тотыныр, ә анда инде ватамы-төзәтәме – барыбер.
«Иртәнге почта», – дип укыды ул телевизорда башланган тапшыру хакында. Кара, малай, патефон әйләндерә түгелме соң бу? Һе, патефон ич, мәлгунь! Менә, җен баласы!
«Тукта әле, безнең дә тора түгелме туфраксада? Кая китсен мал булган нәрсә. Тормый гына карасын! Шундадыр».
Ишегалдына чыгып, мәче җәһәтлеге белән чардакка үрмәләде дә аның кара авызлы ишегенә кереп чумды.
Хәтерендәге патефон яңа иде әле. Баксаң, дерматин тышы купкан икән дә әүвәлге ялтыраулы җирләре тутык, тузан белән капланган.
Ачты, боргычын куеп җибәреп карады – әйләнә! Ниндидер бер тәлинкә дә онытылып калган булган, кул сырты белән тузанын сыпырып, каз муеныдай кәкре тимерен шуңа чәнечте. Бераз гына гыжлап торды да көй китте. Чит, колакка ятышсыз, ләкин күңелне җилкендерә торган тернәкле бер көй. Тик бераздан, акрынлап, ул, коелган яфракның ботакларга кунып-кунып төшкәндәй, җанга тиеп-тиеп ала башлады, ике яр арасында адашып буталган җил астындагы күл сыман әле шомарды, әле дулкынланды. Анда шатлык рәхәте дә, хәсрәт әчесе дә, дулкыны белән йөрәккә ягылырдай бер көч тә бар, һәм ул җанны да әле артып, әле кимеп торган диңгез шикелле итеп дулкынландыра, назлый иде. Күзен йомган гына иде, җитез хәтере, ак күгәрчен булып, үткәнгә очты… Исенә төште: Австриянең бер шәһәрчегеннән табып алган иде ул бу патефонны. Сугыша-сугыша, гел шуны уйнатып йөргәннәр иде.
– О, Луи, Луи, – дип мактаган иде патефонны американнарның ит консервысына алышкан немец карты карлыккан тавышы белән. Шушы тәлинкәне уйнатып та күрсәткән иде. Шушы икәне тәгаен истә: гел шул ялгыз быргы өзгәләнә дә, аңа кушылып, барабан ярсый.
– Луи, Луи Армстронг, – дип, шул карт төртеп-төртеп күрсәткән иде быргының ялгызы гына бигрәк тә сызланган урыннарында. – Джаз, гут джаз. Танцен, танцен!..
– Танцен, – дип, авыз эченнән кабатлады Шәймәрдән. – Танцен, җен баласы! – дип, чүгәләгән җиреннән күтәрелде. – Танцен!.. – Ритмлы авазлар чыгарган быргы көенә ул арт санын телевизордан күргәненчә бора-сикерткәли, аннан, колачын җәеп, кулларын уйната башлады. – Танцен бер! Кабыргаларың шалтыратырлык итеп! И-иех, и-и-иех!
Болай итеп күптәннән бирле биеп караганы юк иде. Хәтта чүгеп-чүгеп тә алды. Галош эченә туфрак тулды. Куркытылган тузанга, алтын хәнҗәр булып, түбә ярыгыннан өч кояш нуры кисеп керде. Тамакка наждак кәгазе ябыштырып куйгандай булды.
Хатыны тавышына гына искә килде.
– Ни җимерәсең анда?
Кисәк туктап, ул патефон