Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
тоела. Үзеңнең кемлегеңне белер өчен, кайчандыр синең балалыгың үткән җирләргә килеп чык икән. Әнә ич Ишмөхәммәт бабай – элек нинди зур, таза күренгән Ишмөхәммәт бабай – инде юып бауга элгән җәймә шикелле. Юкарган, җил исте исә, талпынып, өч билле кайры тун итәкләрен җилпеп калтырар сыман.
Ләкләкләр зиреклектә бүтән ояламый. Ләкелдәшүләре күптән ишетелми, ди.
– Ишмөхәммәт бабай, шулай да теге ләкләк үзен нигә һәлак итте икән?
Карт күшеккән кош тәпие кебек тырпайган озын, нечкә бармаклары белән учак күмерен өештергәли. Соравымны ишеткәч, аның тыныч йөзе иске яра җөйләре булып чытыкланды.
– Каян беләсең инде аны…
– Ялгышуны кошлар да кичерә алмый, дигән идең…
– Дигән идем шул.
– Ләкләкне җирләгәндә… Мин ни сораштым, ул кош белән ни булганын әйтергә галимнәр дә авырыксына.
– Син дөньядан сора.
– Дөнья теле – картларда.
Карт теләми генә сөйләшә иде. Беркадәр гамьсезлек сизелеп торган йөзе кинәт ачылып китте, тонык күзендә чык тамчысы ише нур күренгәндәй булды.
– Хак сүз. Ничек онытмадың?
– Онытылган иде. Хәзер искә төште.
Туры әйтмәдем. Ләкләкне онытсам, вөҗданым коргаксыр иде. «Ләкләгем» Фирая иде ич. Вәгъдәбез гөнаһсыз бер шаяру аркасында чатнады-китте. Чынаяк кебек. Яшь узган, китекләре белән «өй-өй» уйнар чакмы? Күңелдә, шул китекләр сыман, истәлекләр ялтырап-ялтырап китә. «Ләкләгем» без җирләгән ләкләктән дә горур булып чыкты.
Боларны сөйләп карт алдында нигә мескенләнергә?
– Онытылган иде. Хәзер искә төште. Хикмәтле ич.
– Хикмәтле.
– Юк, мин ләкләк һәлакәтен әйтәм. Нигә, мәйтәм, башын җиргә орды соң ул?
– Мин дә шуны тукыйм бит. Син әллә андый галәмәтләрне адәм балаларына хәрәм саныйсыңмы?
– Шикле сөйләшәсең әле.
– Син тыңла. Әт-тә-тә, бәрәңге пеште. Карасана!.. Син тыңла. Нахакка үлде кош. Аны гаепләделәр. Оя тулы йомырка!.. Уйлап кара үзең. Теге алтысы килде дә хөкем чыгарды… Ләкләк – тугры кош. Хыянәт кыла белми. Ә хакыйкатьне, күрдең, ничек чәнечтереп дәгъваларга әмәл тапты. Әҗәлләргә төкереп… Ә менә мин… дөнья сөрәм әле, һаман аякта!..
«Әллә Ишмөхәммәт бабайның да үз «ләкләге» булганмы?» дип уйлап бетермәдем, ул тагын телгә килде:
– Мин менәтерә яшим… Баш югары, шөкер. Түбәнәюе дә бар иде… Иелгәнне кылыч кисә, кисә!
Үзалдына шулай сөйләнде карт. Кычкырып әйтелгән уйлары булганга кысылмадым. Кешенең үз сере булсын. Серсез кеше – буш йомырка кебек ул.
Кояш көлтә-көлтә нур сибә иде. «Ләкләгем» янымда утырсачы!.. Инде менә ләкләк дигән кошлар да юк. Аларны бу тирәләрдән без сөргәнбездер кебек… Бер бизгән кош кире кайтмый. Ялгыш ватылган чынаяк кебек.
Ишмөхәммәт бабайның балык шулпасы әүвәлгеләренә биргесез тәмле иде.
«Нинди гөнаһың бар икән соң синең, карт? Кемне рәнҗеттең? Нигә үкенәсең син? Кайчандыр кемнедер нахакка хыянәттә гаепләгәнеңәме?» – дип уйладым мин.
ПӘРӘВЕЗЛЕ