Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
яңа бал исе бөркелгәндәй булды. Ул, тәмле исне күрергә теләгән шикелле, маңгаен җыерып, баш очындагы алтын тәңкәләрне күзләде һәм тирән-тирән итеп суларга кереште.
Ләкин бу тойгылар Зөлкарнәйне кул тегермәне хакындагы тыныч уеннан арындырмады. Кая гына куйсаң да – рәшәткә баганасын алыштырганда дисеңме, язын баздан чәчүлек бәрәңге чыгарганда дисеңме, мунча бурасы бураганда, баз казыганда дисеңме – ул әллә каян гына күзгә чалынып, гел мәшәкатьли, аяк астында бутала, ул аны күпме тапкыр утын итеп ярырга ясканды инде. Кибеп яргаланмасын дип, әйләнмәле карамадан кисеп ясалган, җитмәсә, өч җирдән тимер кыршау белән буылган бүкәнгә Зөлкарнәйнең балтасы тавышсыз гына керә дә, аннары аны аркага тозлы тир чыкмый торып алып булмый иде. Тимер тешле бүкәннең берзаман тузасын белеп, Зөлкарнәй аны чыгарып атмады, аңа чалгы суккыч сандал кагып тотты, күчереп йөртергә авыр булганга, ахыр килеп, өй артына чыгарып ташлады. Ләкин ни сарай нигезенә, ни мунча нигезенә куеп калдырмады: кызганды, барыбер тузар, ярырмын дип үҗәтләнде, бер дә бер көнне аны җиңәсенә шикләнмәде. Шунысын гына белмәгән булып чыкты: карама бүкән йөзлеге ярыклар белән каплана барган саен, аның үз йөзендәге җыерчыклар да арткан. Кайнар кояш, салкын кар бүкәнне әкрен-әкрен йомшартты – үткән еллар Зөлкарнәй тәнен дә юкартты, буыннарының хәлен алды. Тәнен авырттырганга, ул чалбарына каеш бумас булды. Әйтерсең лә, аннан күреп, бүкән дә кыршауларын салып атты. Үз гомерендә күпме алабута орлыгы, арыш, бодай тарткан шул тегермәннең бүкән йөзлегендәге тимерләре, өлгергән көнбагыш бөртекләре кебек, әкрен-әкрен коелды, сирәгәйде. Яфраклар шикелле саргаешып, Зөлкарнәйнең дә күпме ипи чәйнәп арыган тешләре берәм-берәм коелды.
«Вакытында чынлап керешмәгәнмен мин сиңа, – дип уйлады ул. – Чүп эш булса да, теләгеңне вакытында үтә икән».
Яшь чагында яра алмаган әйләнмәле карама бүкәнне Зөлкарнәй пар юкә төбенә чыгарып утыртты…
Аның үзен дә, җитмеш яшь тутырганын бәйрәм итәргә дип, кичә клубка чакыртып алдылар.
Клуб аның авылдашлары белән шыгрым тулы иде. Кул чабуына кушып, тышына алтын белән «Атказанган колхозчы» дигән язу язылган кызыл кенәгә тоттырдылар. Шуңа өстәп, тракторчы Раббани аның алдына колхоз идарәсе бүләк иткән телевизор китереп утыртты. Зөлкарнәй, самовар артында калган шикелле, күренмәс булды. Тик самовар кайнарлыгыннан түгел, шул зурлаудан оялып тирләп чыкты.
– Күп эшләдең, рәхмәт, җитте, ял ит, – диделәр.
Ул үзен Сабан туеның көрәш мәйданында кебек тойды. Яшь вакыттагы җиңүләре, һәммәсе җыелып, картлыкка кунакка килгән шикелле булды. Бөтен кеше аны ярата, аны мактый, аңа озын гомер тели. Әллә соң кеше үз гомерендә шушындый бер хис, уй кичерер өчен генә дә яшәсен микән?
Кызыл кенәгә бөтен авылга өченче кешегә генә бирелә әле, диделәр. Шулай булгач, Зөлкарнәй шатланмый булдыра алмады. Үзен сугышта медаль алгандагы кебегрәк хис кылды. Караңгы төндә кордашы һәм фронтташы Шәйхулла белән кайтып керделәр дә, карчыгы Ләмига көндезен үк хәстәрләп куйган кызыл аракы белән юанып, икенче әтәчләргә