Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
каядыр югалган, онытылган иде. Менә хәзер сагындырып, оялтып, теленә кайтып керде.
– Җиләкләрең тикмәгә генә тәмле булмаган икән… – Сәвәриянең кыска пышылдавын әкрен-әкрен көчәя барган тыныч яңгыр шыбырдавы шунда ук үзенә йотты. Ә хатынының сүзләре, шифалы дару үләне суы булып, Акчура күңеленең иң зур кимсенүе яшеренгән яралы урынга барып җитте.
Бөтен ачыклыгы белән төшенсә дә, ул бары тик:
– Җиләк җиләк инде ул, малай, – дия генә алды. Дулкынлануы көчле иде. Акчура башын күтәрде, тагын Сәвәриянең күзенә карап алды.
– Бармаган булсак… – диде Сәвәрия, күзен яшерде. – Үз насыйбың барыбер үзеңә икән! – Ул чиста тавышы белән сүзләрне сузып, күңеленнән суырып алгандай сөйләште.
Түзмәде Акчура. Сәвәрия аркылы сузылып чыкты да киенә башлады.
– Кая җыендың?
– Монда гына.
Аты гел шулай: сылу, төз аякларына нык итеп баскан да яңгыр астында йокымсырап тора. Өйалдыннан йөгән тоткан ак күлмәкле Акчура килеп чыккач, ул кешнәп куйды.
– Әйдәле, Шөлди, очыйк әле бер!
Акчура ни өчендер кече капканы түгел, дәү капканы ачып куйды. Яланаяк килеш кенә атланды да, үкчәләре белән атының касыгына төртеп алып, пычрак чәчрәтә-чәчрәтә тын авыл урамы буенча урман ягына таба юнәлде. Сәвәрия түр тәрәзәгә капланып карап калды.
Әнә инде янган имән… һәм менә беркавым җиләк җыйгач теге көнне хәл алырга дип яткан урыннары. Үләне чабып алынган, яңа китәрелгән баш кебек кытыршы.
Ул тезләнде. Аннары, кулын җәеп, әкрен генә юеш, җылы җиргә сузылып ятты.
– Рәхмәт, җир.
Һәм ул, кайчандыр, әллә кайчан инде, Сәвәрияне беренче кат үпкән шикелле итеп җирне үбеп алды.
Хәзер инде көтәсе, бары тик көтәсе калды.
Бу җир аңа шундый бәхет эчертте. Көтү бәхете… Бәхет көтү…
Табигать тын иде. Ул бар куәтен Акчурага бирде кебек. Тәне белән утыз җиде яшьтә булган Акчура җаны белән, икенче покос үләнедәй, яшәреп китте.
ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ
Урып-җыю эшләре тирләп чапкан атның сөрлегеп китүе сыман туктап калды. Көннең зәңгәр күзен төш вакытында яшен чаткылары белән чатнап торган караңгы болыт тавы томалады. Инешнең текә ярына оялаган керәшәләр, канатлары белән шадра суга тия язып, чыркылдашып очарга керештеләр. Авыл советы бинасына кадакланган игъланны җил кубарып алды да, үртәгән шикелле, колхоз председателе Мөдәррис Рәмзиевнең эш бүлмәсе тәрәзәсенә китереп сылады. Председатель урак өстендә театр килүгә риза түгел иде: эш бүленә. Күңеле белән яңгырны да, артистларны да бер кат каһәрләп алды.
– Ит турагычы, – диде ул авыз эченнән генә, артистлар белән күрешкәндә күккә карап.
Аңламыйча:
– Нәрсә, нәрсә? – диештеләр.
– Телгәләнә җан кырыкка… ит турагычыннан чыккан күк. Акланып, яңгыр белән йөрисез, ә? Эш кала.
Аның уенча, тәрәзәне каплаган игъланны алып аткандай, артистларны кире борып та булыр иде кебек, ә болытны пумала белән генә куасыңмыни? Ләкин, көннең югалуына үзәге өзгәләнсә дә, спектакльне бушлай бөтен авыл халкына күрсәтергә