Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
астыннан чишмәдәй ургып чыккан моңнар барып кушыла. Гальериның хыялында типкән ул чишмәгә Нәркис-болан килгән дә иренен тидерер-тидермәс кенә итеп су эчәдер төсле. Ул үз моңы кушылган суның Нәркис йөзгән бозларга кадәр барып җитүен тели. Ишетер микән? Эх, ишетерлек итеп яшисе килә! Кулына гармун алган вакытларында Гальери моны бигрәк тә өзелеп тели.
Бераздан ул гармун күреген йөрәге турысына җыеп китерә дә:
– Инде дә кабыздым, – дип уфтанып куя.
Ә йөрәк… йөрәк…
АКЧУРАНЫҢ ҖИР ҮБҮЕ
Ат караучы Мифтах Акчурин, иртүк утарга барып, тайларга кичтән чабып алып кайткан җылымса люцернаны салып менде. Ашап-эчкәч, урманга барырга җыена башлады. Пычкысы яхшы үтә иде, балтасын кайрап алды да арбасындагы үлән астына салып куйды. Урман ул әнә генә, офык читендә, тиз әйләнәчәк. Хатыны төрле эшкә йөри, ярты көн калудан колхозның түбәсе ишелеп төшмәс әле, утын кирәк ич. Бүтәннәр әнә машина гына сорап ала да әллә кайлардан табып алып кайта. Акча түләп, билгеле. Ә ул беркемне мәшәкатьләми, йөдәтми. Аңа машина кирәкмәс – машина колхоз эшенә йөрсен. Аты үз кулында, ул үз көен үзе күрә. Яшел агач кисми, урманда ауган-сауганы да, түзем белән җыйганда, ел тәүлеге ягарга җитәрлек табыла. Әлбәттә, бушка инде. Былтыр, яңа өй җиткезеп шактый «чишенгән», чыгым тоткан иде, аның өчен утынның бушлай булуы да мөһим.
– Әйдә, Сәвәрия.
Акчура (авылда аны шулай атап йөртәләр – Мифтахлар байтак, Акчура бер генә) тары бөртеге сыярлык та тишек-тошыгы булмаган кабык төпле арбасының астына чалгысын бәйләп куйды, атның аркалыгын тарттырып бәйләде.
Кулына пешкән дүрт йомырка, башлы суган кыяклары, май ягылган ике телем икмәк, чәйле шешә салынган букча тотып, ишек-капка келәләрен элә-элә, Сәвәрия дә чыкты. Ул аркан басып капка келәсенә үрелгәндә, тәбәнәк буйлы Акчура ат муены астыннан яшертен генә хатынына сокланып карап торды. Сәвәрия тар иңенә сары яулык салган. Ак алъяпкыч ябып, бәйләвечләре белән, сыгылып төшә күрмәгәем дигән шикелле, нечкә генә билен буып куйган. Үрнәк өчен колхоз идарәсенә куелган кечкенә бодай көлтәсемени!
Үзенә таба борылганда, Акчура аның кызларныкына алыштыргысыз йомры күкрәгенә кызганулы бер караш белән карап куйды. Кызганулы, чөнки Сәвәриягә бала имезү насыйп булмады. Бу коеп куйган буй-сынны табигатьнең хатын-кыз тулылыгыннан мәхрүм итүе Акчураның күзләренә яшьләр китермәде түгел. Икесенә уртак булган бер өметләрен күпме тапкыр бер-берсеннән яшереп, күңелләренең иң яралы төшенә күмеп куйды инде алар. Акчура менә иртәгә, менә иртәгә кулын Сәвәрия тотып алыр да салкынчаланып торган эченә куяр дип, җанының колагын сагайтып, унҗиде ел яшәде. Инде менә көтәсе көннәр кимегәннән-кими бара, өмет учагының соңгы күмерләре сүнәр-сүнмәс кенә тора…
Ул Сәвәриягә карап туймады:
– Яхшы элдеңме? Бала-чага ачып шаярырлык булмасын, – диде.
– Минем буй көчкә җитә әле – балаларга кая инде монда!..
– Юк, син кара… Тагын кара… иренмә! – дип, Сәвәриянең сузылып келәгә үрелгәнен, чөелдерек тикшергән атлы булып, ат ялы арасыннан карап