Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Ах, мәйтәм, иманыңны фәлән-төгән!..
– Нигә, яхшы ич инде: машинаны, үзенчә, саклавы булгандыр.
– «Саклавы»! Машинаның бер кич гараждан чыкмавы күпмегә төшкәнен беләсеңме соң син?!
– Кеше гаражында тотасызмыни? Түләпме?
Ак киемле хатын, шуны да белмисеңмени дигәндәй, читкәрәк борылып, башын артка ташлап куйды.
– Бәй! Шәһәр кешесен трамвай белән такси гына ташып бетерерлекмени?
– Ә-ә-ә…
– Шул шул менә!
– Ниса… апа… Минем бераз гына әчеткән балым бар иде… бәлки, ни… әз генә, ә? Кала кешесендә… бигрәк тә сез кибетчеләрдә затлырагы да бардыр. Шулай да, тансыкка, дим.
Сөембикә шикләнеп кенә ак киемле хатынга карап алды. «Ярык тәлинкә шикелле әйләнүеннән туйганымны сизмәгәнме?»
Ак киемле хатын, изүен чеметеп кенә һәм чәнти бармагын тырпайтып, күкрәгенә һава җилпегәндәй итте:
– Тышта бөркү ләбаса.
– Әз генә. Тәмен генә белергә. Председатель кайбер чакны колхоз кунакларын алып килгәли, шулар өчен генә куйган нәмәрсә.
– Оетмасмы соң?
– Чиста балдан гына. Колмаклап. Дәва ише генә.
– Рәхмәт, алайса. Бу бозауны да «берәр шешә кыстырмагансың» дип сүккән идем. Искә төште, шуны эзләп киткән инде ул, алайса… Шәһәргә килеп чыксаң, минем кибеткә сугыл. Дөньяда юк нәрсәне дә табып бирермен, сеңлем. Ачык чырай, такта чәй белән генә калмабыз. Арча кырында, зиратка каршы. Беләсеңме?
Кала хатынының ягымлы тавышын тыңлый-тыңлый, Сөембикә алтын каймалы чынаякны чайкап түкте дә урыны-урыны белән акшары кубып төшкән мич авызына иелде. Ак киемле хатын, бөтен тәне белән борылып, аны арттан карап торды. «Сәламәт тә соң, чукынчык!» – дип уйлады ул тагын бер мәртәбә. Шушындый хатынны ташлаган ир аның кулына эләксәме? Ул аны нишләтәсен уйлап бетермәде. Иренде. Һәрхәлдә, нишләтәсен белер иде. «Әх, бу тәкъдирен әйтер идем!.. Үзен ташлап китәрлек бер ир һәм шул ирнең аякларын кочаклап елый-елый, кал инде, кал, дип ялварырлык язмыш белән очраштыра алмады, хәерсез!»
Сөембикә өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән бал китереп сузды. Кала хатынының борынына әчкелтем ис килеп бәрелде. Ул тирән итеп тын алды да, иренен чынаяк читенә тидерер-тидермәс кенә якынайтып, бер йотым эчеп куйды. Зәңгәргә буялган күз кабакларын йомар-йоммас кына бал тәменә ләззәтләнеп торды. Әйе, ул тормышның һәр тәмен тоярга ярата иде. Аннары, ак һәм шома чәнти бармагын чәй эчкәндәгечә үк тырпайтып, йотымлап кына эчә башлады. Эчеп бетергәч, ирененә кулъяулыгын тидереп алды. «Мескен ир», – дип уйлады Сөембикә, кала хатыны сөйләгән ирне күз алдына китерергә тырышып. Нигә мескен? Дөнья хикмәтләрен хәзер генә ачыклап бетерерлекме соң?
Койрыгын бөгеп, өйгә сары мәче килеп керде. Сөембикә аны биредә кунган чакта иптәш булсын дип үзе белән йөртә иде. Ят хатынга исе дә китмичә, ул сырты белән Сөембикәнең яланаягына килеп ышкынды. Сөембикә теге йөкчене күз алдында күргәндәй булды. Ул кала хатынының ак чалбар балагына ышкынган сары мәче кыяфәтендә иде. Юк, юк, аның