Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
әйләндереп карарга уйлаган иде – кемдер аның беләгеннән каптырып алды. Башта ул кәсептәше Мюльке шаярта дип көлеп җибәрә язды. Ә сынын турайтып басам дисә, турая алмады – аны кемдер җиргә таба тарта иде. Шунда гына ул калын кара кашлы совет солдатының коңгырт күзенә төшкән кар бөртегенең әкрен генә эреп беткәнен күреп алды. Ул ниндидер бер хәвефле тирәнлектән үзенә төбәлгән шул күздән куркып китте. Старшина салкын учы белән аның бармак очларындагы тишек тәңкәне каерып алды да алга, үзен билдән күмгән суга ыргытып бәрде. Аның күзенә төшкән яңа кар бөртеге бу юлы эремәде…
Тәңкәләрнең икенчесеннән Бухенвальд концлагереның мәетләр командасындагы румын Константин үзенә мөштүк ясады. Ул крематорий мичен чистартканда көлдә ялтыраган металл тамчысының көмеш икәнлеген шундук танып алган иде…
КҮПЕР
Бу күпер озын юлның кыска бер өлеше иде. Ул су өстеннән бөкрәеп калкып тора һәм инде бер адым да атлый алмас хәлгә җиткән карт ташбаканы хәтерләтә. Аңа җәелгән ташларны машина тәгәрмәчләре, аяк киемнәренең табан аслары, мал-туар тояклары, җил-яңгырлар, карлар тәмам шомарткан. Ул сугышка чыгып киткән кырыс холыклы яисә шук күңелле күпме ир-атны озатып калган һәм – кая инде ул бөтенесен?! – бик азын, яңгырга манчылып яки тузанга батып, гарипләнеп яки гайрәтләнеп кайтканнарын каршы алган. Аның өстендә күпме аналар, моңаеп, улларын, кызларын, күпме хатыннар, сагынып, ирләрен, күпме кызлар, өметләнеп, сөйгәннәрен, күпме балалар, түземсезләнеп, аталарын көтте. Күпердә хәрәкәт туктамады: берәүләр, яңа дөньяга килгән нарасыйларын күтәреп, шифаханәләрдән кайтты, икенчеләре үлгәннәрне үз иңнәрендә аргы яктагы зиратка илтте. Күпер яшәү белән үлем, җир белән күк арасында, үткәннәр белән киләчәк уртасында ята иде. Аның замандашлары әллә кайчан тузып, җимерелеп, ташлары язгы суларда агып, ком булып уалып беткән инде. Ә ул көндәлек тормышка тыныч яисә давыллы күк гөмбәзенә караган килеш тора да тора бирә. Һәммәсен хәтерли. Ә үзе беренче адымнары, үткән гомерләре аңа бәйле булган күпме кешенең исендә икән әле?
Соры киез эшләпә кигән бер карт (ул Мортаза атлы) шушы күпердән кармакка балык каптыра иде. Ул да, күпер кебек үк, озын гомер кичергән, тормыш аның кояшта янып каралган маңгаена тирән буразналар уйган. Җәйге җылы көн тын булса да, аның колагы шаулый. Чаң кагуыннан калган аваз шикелле туктаусыз бер зың шунда. Хәер, карт моңа күнеккән инде. Әйтерсең лә ул зың, сулыш алуы сыман ук, табигый бер нәрсә – тоелмый да.
Карт борынгы шушы күпернең керләнеп, яргаланып беткән култыксасына таянган. Антеннага охшап, күкрәге турысыннан ике кармак таягы тырпаеп тора. Аның күз карашы дүрт метрлы биеклектән түбәнгә төбәлгән иде. Төбендә яшел суүсемнәре чайкалган, ташлар чагылган тын суда балыклар уйный. Вак- лары сикерешә, эрерәкләре, күләгәләренә ышкылып, аста йөзә. Кайчагында аларның көмеш тәннәрендә кояш нурлары чагылып киткәли. Монысы картның күңелендә ни өчендер кызларның ерактан тоныкланып ишетелгән көлешү авазын хәтерләтеп җанлана. Кайчандыр шушы күпердәге онытылып бетә язган көлүләр