Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
бердәнбер карарын чыгару авыр һәм озак булмады. Ул сигезнең өчесе күкрәкләренә Георгий тәреләре таккан. Да чёрт с ними! Хөкем белән алардан да мәхрүм ителделәр. Алар ихтыярында булса һәм алар теләгәнчә килеп чыкса, – Ходай сакласын! – полковник та үз тәреләреннән колак кагачак! Ә алар аның күкрәгендә дүртәү. Аңа, полковник Кулунчаковка, вакытыннан алда соңгы агач тәре астына кереп ятарга туры килмәгәе. Калганы аңардан тормас. Ходай аны иң зур тәресен йөртүдән – Государь-императорга һәм Ватанга хезмәт итүдән мәхрүм итмәсен. Бусы Алладан ваз кичүгә тиң. Әйткән бит: «Кто не возьмёт креста своего… тот недостоин Меня»14. Бу тәре авыр, ләкин татлы да.
Ә боларның аллалары да, муллалары да юк. Бактың исә, үзләрен хаклык корбаннары дип уйлыйлардыр, үлемсезлеккә ышаналардыр әле. Юк инде! Аларны шәһәр читендәге таш карьерына алып чыгып атачаклар. Каберләрен дә табарлык булмас. Христос түгелләр: куллары җәелгән киңлек тә, җирдән күтәрелгән һәм гәүдәләре кадакланачак озынлык та, аяк куйгыч аркылы борыстан өстәге биеклек тә, ягъни тәреләре дә булмас. Голгофа кабатланмас, большевик әфәнделәр. Үз хакыйкатегезгә үлемсезлек дәгъвалыйсызмы? Билгесез калырсыз.
Шулай да полковникны үз фикерләренең бөтенлеген ниндидер икеләнү, шикләнү хисе кимерә башлавы тынгысызлый иде. Бу нәрсә аны кофе белән коньяк арасында гына туктатып калмады. Ул нәрсә үзенең эш бүлмәсе уртасында болганып, адашып йөрергә дучар итте. Кайчандыр берәү, Голгофага менеп, үзен хакыйкать корбаны иткән һәм яңадан туачакмын да хөкем итәчәкмен дигән. Ул – ялгыз, ә хөкемен ярты дөнья көтә. Болар исә бүген дә сигез, тик хөкемгә каршы хөкем белән янамыйлар. Шулай да алар үзләрен бөтен дөнья пролетариаты ишетәчәгенә һәм үзләренә иярәчәгенә ышаналар. Нинди тәкәбберлек!
Голгофага менгәне катгый кисәткән: «Мне отмщение, и Аз воздам»15.
Болары янамый, ә тегесе кисәткән…
Үз җанын икеләндергән сәбәпнең нәкъ шушы икәнен ачык сизсә дә, аңы белән шуны кире кага алмавын тою полковникны тинтерәтә, борчый, җавап эзләп, бүлмә буенча арлы-бирле йөренергә мәҗбүр итә. Аның бу борчуга төкерәсе дә килә: эш күп. Вак-төяге дә, зурысы да.
Тукта!
Полковник үз күңелендә аермачык тавыш ишеткәндәй булды һәм кадаклангандай туктап калды. Эш! Бөтен хикмәт эштә. Болар да, Христос та үзләрен эш һәм хакыйкать аша яратырга өнди, ә сүз яисә тел белән түгел. Аерма фәкать шунда һәм зур аерма: Голгофага менгәне үзен яратырга куша, ә болары – үзләренең ышанычларын. Беренчесе үзеңнең якыныңны ярат дигән, ә болары үз-үзеңне, үзеңнең кешелегеңне ярат, хөрмәт ит диләр. Беренчесе сине үзенең колы итәргә теләгән, ә болары кешегә азатлык дәгъвалый.
Полковникны коточкыч моңсулык биләп алды. Аның кемнедер чакырып кертәсе, сөйләшәсе килеп китте.
«Әллә барысын да шайтаныма олактырып, Мария янына китеп барыргамы соң?» – дип уйлады ул. Мария – аның никахсыз хатыны, сердәшчесе, киңәшчесе. Ләкин Мария үзенә караганда да аны –
14
«Үз тәресен алмаган кеше… Миңа лаек түгел» (Библиядән).
15
«Миңа үч, вә мин дә алырмын» (Библиядән).