Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар

Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар


Скачать книгу
үз-үзләрен юкка чыгудан саклау, киләчәкләре турында кайгырту рәвеше булса кирәк. Башка диндәгеләрне кяферләр дисәләр дә, алар белән таныш-белеш булудан, эш йөртүдән тайчанмыйлар; киресенчә, башкаларга түзем белән багу – аларның көнкүрешендәге гадәти күренеш. Бәлки, моңа аларны гасырлар буена басынкыланып, куркып яшәргә мәҗбүр булу этәрәдер. Полковник ул халыкның тарихын да әйбәт белә: дөрестән дә, байтак суелганнар, кырылганнар; әйтергә кирәк, язмышлары фаҗигале. Ә бу, кем әле… ә, әйе, Чаныш Наймушин үзен тыныч, гади һәм батыр тотты. Тик менә аны нәрсә йөртә? Иманы нинди? Җанында ни? Басынкы халыкның бу әһеленә фетнә рухы һәм горурлык каян килгән? Кызык бит.

      Кулунчаков адъютантын чакыра торган ак кыңгырауны шалтыратты.

      Капитан керде. Аның үкчәсен үкчәсенә бәрүен һәм «Тыңлыйм!» диюен көтмәстән, полковник:

      – Чаныш Наймушинны чакыртыгыз, – диде.

      – Тыңлыйм, вашесокородие!

      – Аннан чәй кертерсез. Икене.

      – Яхшы.

      Капитан чыгып киткәч, полковник, ниһаять, коньяк уртлап куйды һәм куе кызыл пәрдәле тәрәзә каршысына килеп басты.

      Шәһәр йортларының түбәләрен калын кар баскан иде. Бөтен тормыш сугыш хәленә буйсындырылган. Алгы сызык юнәлешенә үзәк урамнан пехота чыгып бара. Тыл ягыннан урап килгән немец аэропланы, һичнинди тоткарлыкка очрамыйча, үз позицияләре тарафына оча.

      «Чыпчык урынына бәреп төшерәсе дә бит… Кул кыска!.. – дип гарьләнеп уйлады полковник. – Мисезләр! Көпә-көндез – марш-бросок! Бәлки, генерал Шредерга гаскәрләрнең урнашу тәртибен дә хәбәр итәсегез калгандыр? – дип, ул, түзмичә, йодрыкларын кысты. – Трибуналга менә кемнәрне бирергә кирәк! Шәһәрдән тагын тибеп куып чыгарырлар инде. К чертям собачьим… Эх, чабаталы Россия, чабаталы Россия!.. Сиңа кайчан акыл керер икән?!»

      Кораллы сакчы сагы астында арестантны керттеләр.

      – Безне калдырыгыз, – диде полковник адъютантына.

      Капитан белән сакчы артыннан ишек ябылып, тынлыкта калгач, ул, стена буендагы биек артлы, бөгелгән аяклы өч урындык тарафына ишарәләп:

      – Утырыгыз, – диде.

      Наймушин кузгалмады, эндәшмәде.

      Полковник, тәрәзә каршында басып торган җиреннән башын гына борып, аны баштанаяк күзеннән кичерде. Арестант яланбаш, погонсыз, хлястигын чишеп алганга бушап калган шинеленең барлык төймәләрен каптырган, аягында тузган, чистартылмаган калын табанлы немец ботинкасы (үтерелгән солдаттан мирас иткән, күрәсең), чолгавы керле, әмма пөхтәләп чорналган. Аннары ул карашын аның йөзенә күчерде. Аның янәшәсендә басып торса, астан өскә карарга туры килер иде: Наймушин озын буйлы, нараттай төз сынлы. Артка таралган куе көрән чәчле, озын керфекле, калынчарак иренле, озынча иякле бу кешенең йөзе тыныч, һичнәрсә белгертми иде. Ул үз иңендә тау күтәреп йөртә аладыр, мөгаен.

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную


Скачать книгу