Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
буш колхоз абзарлары тирәсендә йөргәнен күрәләр. Ул, каерылган ишек, сүтелгән түшәмнәргә карап, әрнеп, сугыш алды елларын искә алып үтә. Фермада эшләп йөргән хатын-кызларның, шаяргалап: «Митя, син мине яратасыңмы?» – дип, рәхәтләнеп көлешүләрен, аларга кушылып иркәләнеп мөгрәүче сыерларны хәтерли. Шул көннәрне юксынып, кабат-кабат элекке Иохим утарын әйләнеп чыга.
Ә көн сүрелер алдыннан, хәзер инде бернигә дә кирәксез чыбыркысын сөйрәп, вакыт-вакыт онытылып, көтү кугандагыча «Һау! һау!» дигәләп, авылны буйдан-буйга үтә дә урман юлыннан билгесез киләчәгенә каршы китеп бара.
Арт бакчага кичке ашка дип бәрәңге чүпләргә чыккан Жалтин карчыгы, көтүченең үз-үзенә һау-һаулап, чыбыркысын асып, авылдан чыгып китүен күргәч, күз яшенә буылып:
– И Ходаем, кызган шул бәндәңне! Хәерең бир! – дип, бәрәңге тоткан кулы белән Митяның артыннан бик озак чукындырып калуы аның юлында соңгы теләк була.
Шуннан соң инде ул беркайчан да Фуньковога әйләнеп кайтмый.
Күп еллар элек, әле колхозлашу башланыр алдыннан ук,Митәй, ерак бер авылга барып, чучка көтүе көткән була. Ахыргы көнгәчә ул бу зур авылның шау-шулы, ике-өч кибет-лавкалы тормышын, сый-хөрмәтен хәтерләп, кайчан да бер шушы авылга килеренә өметләнеп яшәгән иде. Фуньковоны ташлап киткәч тә, хыялы аны шул Самосыровога әйдәде. Урман тормышында, әле һаман элекке еллардагыча ук, берни дә үзгәрмәгән кебек. Тын урман сукмагына, элеккечә үк бөтерелеп, саргылт-кызыл яфраклар коела. Шыпырт саесканнар, берни булмагандай, элеккечә үк каеннан каенга сикерешә. Яннарына Митәй якынлашкач та, ерак бер кардәшләренә сәлам биргәндәй шыкырдашып алалар. Урман аланнарында, ачыклык-ларда урылмый чәбәләнеп яткан җитен, киндераш басулары да колхоз тормышы өчен гадәти хәл иде. Тик ашык-пошык, иренчәк хуҗа бакчасындагыдай, аннан-моннан чокып алынган бәрәңге җирләре, олы юлга якынлашкан саен күбәйгән ватык-җимерекләр генә шомлы көннәр чынбарлыгына кайтара иде.
Митәйнең Самосыровога багланган өметләре хыял гына булып калды. Бу матур, ачык кыр иркенлеген тоеп, җәелеп утырган авыл әлегәчә Митәй күргән авылларның барыннан да аянычрак хәлдә икән. Ул очтан очка бер шырпыдан дөрләп киткән учактай яндырылган. Аның фаҗигасе Фуньково фаҗигасеннән йөз өлеш аяныч, җан тетрәткеч булып ачылды. Бу хәлне күреп аптыраган Митәй берничә көн авыл урыныннан аерыла алмыйча, анда-санда сугылып йөрде. Ачыгып айныгач кына, урманга таба юл тотты.
Митяны немец солдатлары кулга алганда, аның ни сынында, ни кыяфәтендә элекке юашлыкның әсәре дә юк иде. Гомере буе чыбыркы өстерәп сузылган куллары хәзер җыела төшкән. Аны келәт эченә төртеп җибәргәндә, ул куллар бәйләгән бауны өзәр дәрәҗәдә катып, тартылып куйды. Хәзер инде ул төрткәләп-суккалаулардан да курыкмый иде.
Тик аның, кулга эләгер алдыннан солдатлар белән тартышканчымы, әллә элегрәк, партизаннар белән йөргәндәме, фуражка бавына шиңгән кыңгырау чәчкәсе кадалган булуы гына хәзерге хәленә туры килми иде. Бу күренеше аны «әле генә көяз, чая авыл егете булгандыр бу» дип таныта.
Утыручылар