Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
борынын тарткалап, шул сурәтләрне үз кәгазенә күчереп утырды. Зәки инде сәке түрендә изрәп йоклап та киткән иде.
Ниһаять, зур капканың ачылуы, шыгырдаган арба тавышы ишетелеп калды. Тиздән ишектә җиңнәрен сызганган, чуар бизәкле алъяпкычына нидер салып биленә кыстырган Нәзифә күренде. Күренде дә, урман күгәрченедәй гөрелдәп сөйли дә башлады:
– Әй балакайларым! Җанкисәкләрем! Матур гына утырдыгызмы? Куркышып елашырлар инде дип, йөрәккәйләрем әрнеде.
Шулай дип сөйләнә-сөйләнә, ул сәке йөзлегенә башын куеп, бөгәрләнеп йоклап киткән улын кулына алды, мендәр өстенә салды. Аннары алъяпкычын чишеп, буй-буй аксыл сызыклы ике зур алма алып, балаларга сузды:
– Менә сезгә куян күчтәнәче. Тыңлаулы булганыгыз өчен,– диде. Үзе, акланырга теләгәндәй, Әхмәт белән Саниягә карангалап, нишләп соңлауларын аңлатырга тырышты: – Колхоздан алынасы печәнебез алынып бетмәгән иде. Киңтугайга шуны алырга барган идек…
Алар кояш баеганчы ук кайтып өлгерергә ниятләгән булганнар икән дә, өстәмә мәшәкать килеп чыккан. Әмир тавын төшкәндә, арт көпчәкләре сынган. Бригаданың җәйге станы якында гына булса да, көпчәкне алмаштыру, йөкне бушатып-төяү күп вакытны алган.
Сыер саварга дип, чиләк эзләп кабаланучы Нәзифә апасы артыннан Әхмәт тә өйгә кайтырга дип чыкты.
– Бик зур рәхмәт сиңа, Әхмәт! Әниеңә ярдәмче булып үскәнсең икән. Вәт молодец! – дип, Саниянең әнисе аңа рәхмәт белдереп, үскәнсең дип мактап калды.
Авыл баласына сирәк эләгүчән мактау сүзе Әхмәтнең күңелен җилкеткән иде. Ул, ук кебек атылып, үз өйләренә таба чабып китте. Тыкрыкның аргы башына җиткәч кенә, аның күңелен кабат курку, шикләнүләр биләп алды. Ишек-тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган чаттагы ташландык йорт каршыннан йөгереп үткәч тә, әнисенең ачулануыннан курку хисе көчәя төште. Үз йортлары каршына җиткәч тә, ул, капканы ачып кермичә, ян читән аша гына сикерде дә мал-туар почмагына килде. «Маллары кайтканнармы икән? Акмуен да кайтканмы?» Сыерлары, утынлыкка карап, тыныч кына күшәп ята. Акмуен да үз урынында гадәтенчә читәнгә терәлеп үк ятып йокымсырый иде.
Әхмәт, бераз тынычланып, сак кына итеп, өй ишеген ачты. Әнисе әле йокламаган икән.
– Кай җәһәннәмеңдә чаптың?! Көтүне ник каршыламадың?.. Төн ката шар сугып йөреп, кемнең кеше булганы бар! –дип ачуланып каршы алды ул Әхмәтне. – Бозавыңны да, әле рәхмәт, Рәшит күрше китереп китте. Бәхетле хатынның баласы да булдыклы шул инде…
Әхмәт булган хәлне сөйли башлагач та, анасы аны бүлдерде:
– Ачу китереп сүз куертма. Аша да ят,– дип кырт кисте.
Әхмәтнең ашыйсы килми иде. Дөресрәге, бу хәлдә аның табын янына утырасы килмәде. Әнисен рәнҗетмәс өчен генә, ул сөткә манчылган ипи кисәген арлы-бирле капкалады да үз урынына барып ятты.
Озак вакыт тып-тын гына яттылар. Бераздан әнисе, әкрен генә торып, Әхмәт караваты янына килде. Карават кырыена утырып, урын-җир, юрган читләрен кыстыргалады. Аннары аның җылы, кытыршы, шулай булса да йомшак-ягымлы, сөт исе килеп торган кулы Әхмәтнең такыр башын сабыр