Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин

Буранлы төндә - Лирон Хамидуллин


Скачать книгу
партизаннар икән. Явыз германнарга адым атларга да ирек бирмиләр, ди. Митько да шуларга ияргән булган. Самосырово Дарьясы аны үз күзе белән күргән. «Митько зур наган аскан, бомба тоткан килеш безнең авылга төнлә килде»,– дип әйтә, ди…

VI

      Каладан ерак түгел атаклы бер урман бар. Урман авызында мәһабәт бер күл… Белгән кешеләр ул күлне бер исәр сәүдәгәр казыткан диләр. Як-ягына еламсар таллар утырткан да, сөеклесенә багышлап:

      – Гомер буе сез минем йөрәгем сыман елап утырырсыз,– дигән, ди.

      Шул өянкеләр ышыгында, узган сугыш шаһитлары булган окоплардан якын ук, тагы бер кабер ташы бар. Тау-тау яткан бетон корылма җимерекләре илбасарларның бу тирәләрдән китәргә теләмәгәнлегенә шаһит булса, алар янәшәсендәге шома, кызыл таш – батырларга куелган һәйкәл. Ул ташка: «Монда ил уллары, батырлар ята»,– диелгән.

      Гомерлек көтүче, юаш Дмитрий Солодь исеме дә алар арасында, батырлар исемлегендә.

      Ә күл әйләнәсендәге куакларда, үләнгә төренгән окоплар өстендә, язның ирекле кошы – былбыл талпына. Юкәләр, кечкенә Фуньково әрәмәлекләрен хәтерләтеп, тирә-якка хуш ис сибәләр. Тик күл тирәсендәге өянкеләр генә, карт ананың чал чәчләредәй ишелеп, кабат яз килүенә шатланган да, үткәннәрне хәтерләп моңсуланган да төсле булып, уйчан гына утыралар.

Ирпень каласы,1966

      ӘХМӘТ НИГӘ ЕЛАДЫ?

      Җәйге көннең сүрелүен-сүнүен Әхмәт сизми дә калды. Башына өйгә кайту уе килгәндә, авыл өстендәге караңгылык көтүдән күтәрелгән тузан белән тоташкан иде инде.

      Шулчак Әхмәтнең күз алдына эштән арып-талып кайткан әнисе Кадрия килеп басты. Әнисенең борчулы карашын күргәндәй сискәнеп куйды ул.

      «Әй бала, бала, урам буйлап җил куып йөргәнче, йорт-җирне караштырып, утынын-суын хәстәрли торсаңчы!» – дигән шелтәле сүзләрне ишеткәндәй булды ул.

      Әхмәт бүген дә үзен әнисе алдында гаепле тойды.

      Ул үзе яшеренеп яткан әрекмән төбеннән күтәрелде дә, «качыш» уйнаучы иптәшләренә аны-моны әйтеп тормастан, арт урамга таба йөгереп китте. Соң булса да, өйгә бозаулары Акмуенсыз кайтырга ярамый иде.

      Менә ул, рәшәткәләрдә таяк уйнатып, аргы очка таба йөгерә дә йөгерә. Ара-тирә искән кичке җил, рәшәткәләргә таяк бәргәләгән авазны кабатлап, ындыр табагы ягыннан дөпелдәгән движок тавышын алып килгәли. Димәк, әниләре һаман эшли әле. Әхмәтнең каралып, чуен төсен алган аяклары тагы да ешрак, җитезрәк атларга тотына. Бозауны табып, аңа әнисеннән алдарак кайтырга кирәк.

      Әйе, Әхмәт, Акмуенны юырттырып, өйгә кайтып керер. Әнисе, эштән кайтып, сыер сауган арада, самавырга су сала торыр. Ә киләсе көннәрдә, мәктәп лагереннан кайткач та, учакка утын әзерләп куяр, үз вакытында көтүгә каршы барып, мал-туарны кайтарып куяр. Әйе, бүген дә ул мәктәп бакчасын утаганда җыелган бер күтәрәм үләнне сыер улагына кайтарып салган иде. Сыер да, Акмуен да өйгә теләбрәк кайтсыннар дип тырыша ул. Иртәгә дә шулай эшләр әле. Әхмәт, әтисе ташлап киткәннән соң, тормышларының әллә нишләп буталчыкланып бетүен күрә, әнисенең җәберләнеп калуын сизенә


Скачать книгу