Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
беренче революционер һәм язучы, олы фикер иясе Александр Николаевич Радищевка багышлап 1936 елда СССР Фәннәр академиясе тарафыннан туплап бирелгән басмада иманнарын алыштырырга мәҗбүр ителгән шундый морзалар хакында да бик кызыклы мәгълүматлар китерелгән. Христиан динен кабул итмәгән морзаларны җирсез һәм мал-мөлкәтсез калдырырга дигән патша указларыннан соң (андый соңгы указ Пётр I патша заманында игълан ителгән), болар ашыгып чукынырга керешкәннәр.
А. Н. Радищев биографлары, әнә шул хәлләрне күздә тотып, андый морзаларның ул чордагы тормышларын болайрак сурәтлиләр. Имеш, алар үзләре диннәреннән ваз кичеп кенә калмыйлар, үз биләмәләрендәге авыл кешеләрен дә бик тырышып чукынырга өндиләр, авылларда, ашыга-ашыга, чиркәүләр төзетәләр. Шул чиркәүләрдә, халык алдында, бик бирелеп, яңа дин кушканча гыйбадәт кылалар. Ә өйләренә кайткач исә, халыктан яшеренеп, үз мөселман диннәрен дә тоталар икән. Ягъни ике Аллага, ике дингә берьюлы табыналар. Яңа чукынган морзалар арасында мондый хәлләр шактый озак дәвам итә дип тасвирлана әлеге академик басмада…
«Чабаталы морза» диелгәннәр, әнә шул көчләп диннән яздыру елларында бу сәясәткә буйсынмыйча, мал-мөлкәтсез, чабатага калган шул аксөяк токым-токыясыннан саналалар инде. Дөрес, болары зур җир-биләмәләр тоткан эре морзалар булмаганнардыр да; андый байлыктан дин дип кенә ваз кичү, үз иш-тышларыннан аерылып ала каргага әверелү бик сирәк батырлар өлешенә генә төшкәндер. Күпчелек исә мондый үзгәрешне сыкрап булса да, кача-поса үз өендә иске динен тотып маташса да кабул итә. Шулай эшләми мөмкин дә булмагандыр. Ә инде ул морза-бәкләрнең ярлырак кардәшләре, югалтырлык әллә ни мал-мөлкәте һәм биләмәләре булмаганнары, үз диннәрендә калган, күпмедер вакытка чаклы әле олы кардәшләре тирәсендә, аларның сиздерер-сиздермәс кенә булышлык итүен тоеп, вак-төяк дәүләт эшләрен үтәп килгәннәр, хәрби хезмәттә булганнар.
Исмәгыйль ага Рәмиев раслаганча, алар токымыннан да патша хезмәтендә булган, патша сараена якын даирәләрдә йөргән шәхесләр бар икән. Азов Дон тирәләрен яуларга дип сугыш башлаган бер патшаның тәрҗемәче-тылмачлары арасында Рәмиев фамилиялесе дә бар дип, ул еш кына сөйли торган иде. Шул нәсел башында исәпләнердәй Рәмиевкә кагылышлы документларның тулырагын барлау өчен, бик хаста һәм өлкән яшьтә булуына да карамастан, ул Ленинградка барырга хыялланып яшәде.
– Ленинград архивларына барып төртеләсем килә әле, бераз хәл җыйгач,– дип йөрде Исмәгыйль ага.
Хәл җыйгач дигәне исәнлек-саулык ныгуга гына бәйле түгел, күбрәк матди як белән бәйле иде…
Исем-атамалары патша һәм аның якыннары телгә алынган документларда теркәлгән ул Рәмиевләрнең нәсел-нәсәбәсе кайчан һәм ни рәвешле ерак Оренбург төбәгенә барып чыкканнар соң? Андый хәлнең бер Рәмиевләр язмышына гына кагылмавын истә тотып, бу мәсьәләгә беркадәр тукталып китәсе килә.
Мәгълүм ки, Казан, Әстерхан ханлыкларын яулап алганның соңында, Россиянең ил чиге әкренләп көнчыгышка табарак