Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
килгән Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, төпләнер өчен аннан затлырак, һич югы, зур шәһәрләргә якынрак берәр урын тапмаган икән дип уйларга да бик мөмкин. Чөнки авыл буларак та, сәүдәгә җайлылык ягыннан да Юлык, әлбәттә, Җиргәннән күпкә калыша. Җиргән, бердән, җырдан, телдән төшмәгән Агыйдел белән Ашказар ише иң ямьле сулар куенында утыра. Урман дисәң урманы, тау дисәң таулары – җанга, тәнгә сихәт, рәхәт бирә торган җир, бер күрсәң, һич кенә дә онытмаячаксың. Икенчедән, Җиргән ике зур шәһәр арасында, олы сәүдә юлында урнашкан. Сәүдә кирәк-ярагына бай Урта Азиядән кайткан төрле-төрле ефәк-парчалар, хуш исле чәйләр, татлы җимешләр, арзанлы атлар, куй-сарыклар – барысы да әүвәл Россиянең бу төбәктәге сәүдә капкасы булган Оренбург базарлары аша үтәләр, ә ул базарларга исә моннан, авылдан, нибарысы берничә көнлек кенә ат юлы ялтырап ята.
Рәмиевләрнең капыл гына кузгалуын авыл халкы да төшенми.
– Ни калган ул җәһәннәм тишегендә Садыйк байга?
– Бик хаталана булыр! – дип аптырашалар.
Арадан, билгеле:
– Мөхәммәтсадыйк бай – төпле-башлы кеше, берәр җае чыкмаса кузгалмас ие,– дип юраучылар да табыла.
Әлбәттә инде, туган-үскән җирләрдә туган-тумачаны, кан кардәштәй якынлашып, килешеп беткән күрше-күләнне калдырып китүгә хатын-кыз һәм бала-чагалар да бик каршы торалар. Елау-сыктаулар да аз булмый. Тик аларның барысын да җиңә, барысын да күндерә Мөхәммәтсадыйк бай. Алда тагын да матуррак тормыш-көнкүреш чамаланганын, киләчәкнең өметле булуын һәркемгә сиздерергә тырыша.
Шулай итеп, алар, арбаларга төялешеп, атнадан артыкка сузылачак озын сәфәргә чыгып китәләр. Башта Агыйдел суы буйлап Ашказар ягына, Эстәрле тамагына чаклы төшәләр, беренче зур тукталышны Эстәрлетамак каласында оештыралар. Икенче көнне дә аннан төш вакыты якынлашып килгәндә, күрәсе, саубуллашасы кешеләрне күреп һәм саубуллашкач, кала кибетләреннән аласы соңгы әйберләрне сатып алгач кына юлга кузгалалар. Эстәрлетамактан соң юл тагын да тарая, җайсызлана төшә. Чөнки инде монда тау табигатенә күнеккән, тау тормышына җайлашкан чын башкорт биләмәләре башлана; ургылып аккан ташкын тау елгалары аша салынган күперләр урыны-урыны белән әле язгы ташулардан соң тәмам рәтләнеп бетмәгән булалар. Шуңа күрә авыр йөк төяүле олаулар тау арасы юлларыннан бик әкрен баралар. Ә Мөхәммәтсадыйк бай, билгеле инде, яхшы пар атта гаиләсе белән алдан юртаклый да аннары, берәр авылга кереп, боларны көтеп ала. Шулай итеп, юл өсте авылларындагы таныш татар, башкорт мулла, сәүдәгәрләрендә кунак була-була, алар, ниһаять, максатларына ирешәләр. Ике кечерәк елга кушылган җирдә, буй-сынга зәгыйфьрәк кенә күренгән усак белән каен катнаш урманчык үсеп утырган үрдә әүвәл озын агач мәчет манарасы очы күренә. Озакламый, шелтер-шелтер итеп аваз биргән дуга кыңравы челтерәвен басып, биш яшьлек Шакирның шатланып кычкырганы ишетелә:
– Җиттек! Килеп җиттек! – ди ул. Аннары хәреф таныганын белгертеп, иҗекли-иҗекли: – Юл-лук-кский ямъ! – дип, юл чатындагы багана язуын укырга керешә.
Җайлы-көйле тормыш-көнкүрешләрен тиктомалдан гына ташлап, губернаның төньяк-көнчыгыш тарафына юл