Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин
Урал заводлары җитештереп торганнар. Узган гасырның күренекле әдибе Глеб Успенский язганча, мескен башкорт ыру-кабиләләренең җирләрен рәхимсез рәвештә талау башланган. Иксез-чиксез хәзинә-байлыклы ул җирләр ыру-кабилә би-бәкләрен, старшиналарын юмалау, алдау һәм хәтта өркетү юллары белән яңа хуҗаларга күчә барганнар. Мәсәлән, Тула промышленниклары Твердышев белән Мясников шушындый асыл йөз мең дисәтинә җирне нибарысы өч йөз сум бәрабәренә сатып алганнар. Зур капиталлы башка байлар да өлешсез калмаган, әлбәттә.
Урал төбәге тарихының икенче сәхифәсе моннан соң байтак еллар, гасырлар үткәч, Твердышев, Демидов ише акулалар бу мал-хәзинәләрнең түшкәсен ботарлап бетергәч, шулардан калганнар белән чемченү вак сәүдәгәрләргә дә рөхсәт ителгәч башлана. Болар инде, билгеле, зур капитал таләп иткән андый зур-зур завод-крепостьлар салуга керешмиләр, җир өстенә якын яткан әзер хәзинәләрне барларга тотыналар. Бу вакытта патша хөкүмәте җирләрне дә умырып-батырып түгел, чеметеп кенә сату, өләшү кәсебенә керешә: бер кулга берьюлы ике йөз дисәтинәдән дә артык өлеш тими. Уңган очракта шул бер кишәрлек җир дә аның иясен әлегәчә хыялда да булмаганча байлыкка күмәргә мөмкин икән дигән хәбәр бөтен Россия буйлап тарала. Киләсе караңгы көннәргә дип, чүлмәк төпләренә туплана барган маяны чамалаган кешеләр, өстәп бурычка ала-ала булса да, «алтын җирләре»н сатып алырга керешәләр.
Шулай итеп, Орск өязенең даны еракларга тарала. Унбиш-егерме ел үтмәстән, монда төрле акционер җәмгыятьләре, сәүдә һәм кредит банклары калкып чыга. Хәтта чит ил капиталы да тизрәк моңа борын тыгарга ашыга: катнаш кредит банклары, төрле җиһаз хәстәрләүче вак хуҗалыклар барлыкка килә.
Әлегәчә тын яткан тау һәм дала елга-инешләре буенда бер-бер артлы бихисап алтын юу приисклары ачыла, Үзән, Таналык, Сөендек ише су буйлары, Аксак Тимер әмир яу вакытларын хәтерләтеп, тагын бер җанланып алалар.
Бу чир, бәхеткә каршы, татар дөньясына да кагыла. Үзләрендә калын кесәле рус сәүдәгәрләре белән тиң тора алырдай көч-куәт һәм шундый катлаулы эшне очын очка ялгап чыгардай оештыру сәләте тойган «бай»лар көрәш мәйданына ташланалар. Тиздән алар арасына чиратка Мөхәммәтсадыйк Рәмиев тә барып баса. Әлегәчә җайлы гына аккан тормышын олы мәшәкатьләргә дучар итеп, өендә елаш-сыкташ мәхшәре тудырып, туган-үскән якларыннан кузгалып китүенең сәбәбе әнә шул чир йогудан була да инде. Әлегәчә күз күрмәгән, колак ишетмәгән «караңгы якка», Юлык ямы авылына сәяхәтнең сәбәбе әнә шунда.
Казан ханлыгының көнчыгыш өлешләрендә, тау-тезмәләр башланган Бөгелмә тирәләреннән алып Урал арты далаларына чаклы бер зур мәйданда, элек-электән үк җир асты байлыкларын казып чыгару кәсебе яшәгән. Бу хәлнең телсез шаһитлары булып хәзерге көндә Урал-тау куеннарында һәм Урал арты дала-тигезлекләрендә бихисап күп борынгы тау куышлыгы һәм җир асты караңгылыгына – җәһәннәмгә төшеп киткән кое калдыклары сакланган. Илебездә бүген иң бай бакыр ятмасы саналган Орск шәһәре янәшәсендәге