Өтерләр юк йөрәк тибешендә. Назиба Сафина
айга эндәшәм.
Бу галәмдә ялгызлыкта
Ул – бердәнбер тиңдәшем.
СИН ЭНДӘШКӘЧ…
Син эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды, –
Елмаялар моңлы тынлыклар.
Дәшмәсәң дә, әллә нәрсә була, –
Ялган кебек барлык чынлыклар…
Һәм юк кебек
Җирдә чын мәхәббәт.
Шатлык та юк, хәсрәт, кайгы да.
Битарафлык баса бар дөньяны, –
Сагышы юк сагыш-айның да…
Эндәш миңа
Бары болай гына! –
Кайтар айны, серле таңнарны!
Тирәнрәк төшкән саен, авыр
Мәхәббәтнең серен аңлавы…
Син эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды,
Дигән идем, эндәшмәгәч тә,
Әллә нәрсә булды бу күңелгә, –
Ник сыныйсың, көнләшмәгәч тә?
Эндәшмәвем
Көнләшмәүдән түгел,
Дигән идем, ничек көнләшмим?
Антлар эчәм сиңа эндәшмим дип,
Әйт серләрен, ничек эндәшмим?
Күңел – дәрья,
Эндәшүең – давыл,
Дулкынлана күңел, син дәшкәч…
Күңелкәем – тирән моң дәрьясы, –
Түгелепләр китә көнләшкәч…
«Җан – дәрья…»
Җан – дәрья,
Анда дулкыннар
Кузгалмый тора алмый.
Вакыт – агым, ул агымын
Үрләргә бора алмый.
Вакыт – хаким! –
Буйсынамын
Вакыт китергән гамьгә.
Әллә мәхәббәттән башка
Бәхет бармы адәмгә?
СИНСЕЗ ҖИЛ
Синсез калдым, –
Үпкәләдең.
«Ярар, мин килмәм», – дидең.
Катып калдым,
Шул сүзләрдән
Җан канатларым көйде.
Ялгыз калдым,
Уйланамын:
Синсез дә яшәп була…
Айның түгел, кояшның да
Йөзенә сагыш тула…
Күңел күгем –
Кара болыт.
Нурлар гел кара төстә.
Синсез яшәү –
яшәү түгел,
Тын алу гына көчкә…
Туктаусыз
Көрәшә күңел
Ансыз, кояшсыз гына.
Кояш түгел, төнен аең
Калыкмаса, ни була?
Син килмисең, –
Ай-кояшы
Урынында югыйсә…
Күңел буп-буш, яз бит юкса, –
Көзге ачы җил исә…
СИНСЕЗ ДӨНЬЯ
Күрдем инде дулкыннарның
Бер-беренә тигәнен.
Тойдым инде тамчыларның
Су булып та көйгәнен.
Күрдем инде, тойдым инде
Җан җанга сыенганын.
Мәхәббәттән шашканнарның
Ялкында коенганын…
Җан таҗларында – күбәләк,
Аккош канаты – дулкын.
Синсез дөнья минем өчен –
Упкынын кочкан упкын.
Күрдем инде, кердем инде
Упкыннар упкынына.
Каршы торыр чаралар юк
Мәхәббәт дулкынына…
ҮЗГӘРДЕ…
Кышның кары каралды,
Болытлары