Өтерләр юк йөрәк тибешендә. Назиба Сафина
кышта калса,
Күз яшьләре ташкыны.
Әйтмә, мин лаек түгел дип, –
Җан теләми башканы.
ОЗАТУ
Көткән-көттергән мизгелләр –
Икесе дә изгеләр.
Көткәннең, көттергәннәрнең
Халәтләре тигезләр.
Көткән кешең барга гына,
Көттерүче бар.
Аһ, әллә аяк астында
Шыгырдыймы кар?
Очып барып ишек ачкач
Керсә җил генә,
Аһ, авырлыктан сыгыла,
Түгел бил генә…
Өметләрне салкын карга
Таптап барасың.
Оныттымы аякларың
Кая барасын?
Җан ишегемә син ачкыч
Яраткан идең.
Син мине Мәҗнүннән битәр
Яраткан идең…
Мин көтәм, ә син китәсең, –
Көтәләрмени?
Изге мизгелләрдән шулай
Китәләрмени?
Адым саен кар шыгырдый
Аяк астыңда.
Озаттым мәхәббәтемне,
Алмыйча тын да,
Соңгы юлга…
ҮЛӘР АЛДЫННАН
Син, бәлки, минем кадәр үк
Ялгыз түгелдер җирдә?
Ай белән сөйләшер хәлгә
Җитмәгәнсеңдер бер дә?
Синең чәчләреңне, бәлки,
Җил генә тарамыйдыр?
Сине жәлләп, кара күктән
Ай гына карамыйдыр?
Миңа гына өзмисеңдер,
Бәлки, син гөлләрне дә?
Көлеп кенә карыйсыңдыр
Минем юләрлегемә?
Шулайдыр, ләкин күңелдә
Очкын кабынып китте.
Көзге яфраклар шикелле,
Сагышлар янып бетте.
Көз җилләре уфтанмыйлар,
Чәчләремне тарыйлар.
Алар миңа мәхәббәттән
Шашкан диеп карыйлар.
Көзге җилләр, соңгы гөлләр…
Кыр казлары тавышы…
Син килмә, көзләр барыбер
Кабат язга авышмый.
Ә барыбер дөрләмәкче
Җанда кабынган очкын, –
Белми ут, миңа бу җирдә
Яшәргә калган өч көн…
СОҢЛАГАН МӘХӘББӘТ
Мин сине барыбер көтәм,
Килсәң дә, килмәсәң дә.
Шулкадәрләр көткәнемне
Белсәң дә, белмәсәң дә.
Беркемне дә көтми генә
Узган мизгелләрем жәл.
Сөю читләп үтте димәм,
Инде килсә дә әҗәл…
Син килмә, сөюең күптән
Кереп урнашты җанга.
Син әлегә генә шулай
Йөрисең сукмый санга…
Башкаеңа аякларың
Буйсынмас көннәр алда.
Әлегә «вакыт җитмәде»
Йә «арганмын» дип алда!
Мин сине барыбер көтәм,
Көмеш чәчле ай улы!
Хата «бу да үтәр» дию, –
Килде. Китмәс бу юлы…
Китү өчен вакыт та тар,
Кыскарган барыр юл да.
Соңгы туй атлары инде
Килергә чыккан, юлда…
СУКМАКТА
Син – мине, мин сине нигә,
Нигә күреп алдык соң?
Узып киткәч, тар