Өтерләр юк йөрәк тибешендә. Назиба Сафина
тизрәк атмыйсың дип,
Инде битәрлим таңны…
Нинди хәл бу? –
Үзем көтәм.
Бердәнбер теләк – күрү.
Мәхәббәт йомгагы булып
Синең кочакка керү…
Зинһар, зинһар,
Килә күрмә! –
Куркам, янып бетәрмен.
Минсез дә калдырып сине,
Чын бәхетсез итәрмен…
Син – көзге җил
Язмышымда.
Мин – яфрак, өзелмәгән.
Мәхәббәтне татымаган,
Барлыгын сизенмәгән…
Нинди хәл бу? –
Табигатьнең
Кышы килә каршыга.
Йөрәктә мәхәббәт язы,
Үч иткәндәй барсына…
Ап-ак чәчәк
Килеш кенә
Карларга кушылдым ла.
Салкыннан түгел, сөюдән
Югалттым һушымны ла…
ӨЗЕЛЕР ЧЫДАМЫЙЧА
Өлгерми берниләргә дә
Китәрмен кебек җирдән,
Берничек тә көтелмәгән
Бик сәер генә чирдән.
Әйе, бик тә сәер чирдән
Китеп барырмын төсле.
Ялкынлы моң, моңлы ялкын
Җанны ярырлык көчле.
Шул көчле хисне башкалар
Җанына күчерергә,
Милләтем җанында янган
Хисләрне кичерергә
Чыдамыйча өзелер күк
Беркөн чертләп җан кылы.
Хисләр дулкыны бәрде дә,
Өзелдеме бу юлы
Берсе, ике, өчесеме? –
Белеп булмый шул санын!
Ничә кылдан торганлыгын
Белеп булмый шул җанның.
Гадәти диагноз булыр,
Заманасына бик хас:
Инфаркт яки инсультмы, –
Барыбер җан ярылгач…
Табиблар өчен барыбер,
Җаннан чыккан җырларның,
Беркем еламаганда да,
Беләм, егылып еларын…
Җаннары биклеләргә дә
Ишетелмәс җырларым.
Ләкин, беләм, мине алар
Киләчәктә зурларын.
Шагыйрь белән былбыл гына
Үлә җаны ярылып.
Халык язмышы шуларга
Мәңге тора сарылып.
ВАКЫТЛАР ҺӘМ ВАТЫКЛАР…
Мин гомер яшәргә килгән,
Ә яшәү – сөйсәң генә!
Сөйсәң генә, көйсәң генә,
Сөелә белсәң генә…
Сөймәгән-сөелмәгәндә
Вакытлар аккандыр ла?
Җан ярларына мәхәббәт
Барыбер каккандыр ла?
Нинди чукрак булган җаным, –
Ишетмәгән, күрмәгән…
Сөю дәрьясы гел булган,
Ә мин анда кермәгән…
Гадел түгел бу, гомерне
Урлаган карак-Вакыт!
Сөюсез вакыт зурлыгы
Минем җанымда ватык.
Ватыкларны вакытларга
Мәхәббәт ялгый ала.
Яшим дисәң дөньясында,
Бары сөяргә кала…
КАЙГЫ
Кем уйлаган,
Таңда кояш син булып
чыгар диеп?
Кем уйлаган,
Күктә аем син булып
туар