Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке). Антология
инде сафта.
Тере көе җеназаңны укып,
Күмеп куйган чакта…
Мин бары тик яшим.
Ашык-пошык ак ямаулык тегеп,
Күңелдәге кергә,
Җиденче кат күк дип белгән
Йолдыз тулы җирдә…
Мин бары тик яшим.
Шытмаган гөл, юш килмәгән төшнең
Мең кат алып үчен,
Йөрәгемә ачкыч табалмыйча,
Ваз кичкәннәр өчен…
Кабатлыймын:
Мин бары тик яшим!
Кабат буран…
Буран диеп кабат тилерүем…
(Терелүем булса иде дә бит!..)
Язга кадәр иләс-миләс уйлар:
Әллә палач кирәк, әллә табиб?..
Кабат буран…
Иле белән кабат тыгылышта…
Кемдер каргый хәзер кар көртләрен.
Буран кочам, ә бит юньле хуҗа
Күптән бәйләп куйды үз этләрен.
Кабат буран…
Беркемгә дә килми акланасым,
Аңлатасым бураннарның көчен!
Йөрәкләргә кайчак давыл кирәк
Җаннар пышылдавын тояр өчен!
Кабат буран…
Кисәтәләр акыл утыртканнар:
Бу буранда юләрләнү – хәтәр!
Алар белми минем яшәгәнне
Бер бураннан икенчегә кадәр.
Тапкырлау җәдвәле
Ике икең дүрт. Дүрт икең сигез —
Корасы иде үзеңне шулай.
Төп-төгәл. Ачык. Артык хисләрсез.
Син – җайлы кеше. Заманга кулай.
Кемне борчый соң: синең дөньяңда
Ике икең биш икән чишелеш?!
Дөрес адәмнәр төзәтер, җайлап:
Кагыйдә, канун, тәртип бар, имеш!
Беркем ышанмас, синең илеңдә
Елгалар акса үрләргә табан.
Алай булалмый! Ике икең дүрт!
Диеп тукырлар җаныңа һаман.
Куып кертергә бердәм кысага —
Тиеш! Ярамый! Яхшы түгел лә!
Һәм аның саен минем Күкләрем
Офык артына ташып түгелә!
Ике икең биш! Кояшым – яшел!
Чирәмем – зәңгәр, чиксез галәмем!..
Кисәткән идек, дияр күргәннәр
Җирдән сөрүен мине гавәмнең.
Качып бетәрләр дөрес иптәшләр,
Ваз кичәр, бәлкем, бүгенге дус-иш.
Үзгәрер гәүдә. Үзгәрмәс иман.
Бигайбә, дөнья, ике икең биш!
Көтмә син!
Көтәсең… «Көтмә!» дип сорадым,
Көтмә дип үкседем, ялварып.
Җилләрдән үтендем: илтегез,
Сөйми дип, сүзләрнең ялганын!..
Ничә кат киселгән өметләр,
Өеңдә җиде ят ут элгән…
Юлыма төбәлгән күзләрең,
Көтмә син! Көтмә син… Үтенәм…
Чакрымнар, дәверләр, дөньялар
Кайчандыр аерган кисәкләп…
Йөгәннәр кулда дип, кем генә
Бәхетне туа соң исәпләп?
Көтәсең… Чытырдап кысылган
Учыңда – дәвасыз әрнүең.
Нигә соң җаннарны кузгатмый
Һәр китү? Һәр кайту? Һәр үлем?
«Көтмә, дип, көтмә!» дип, юлларны
Бураннар иркенә тапшырдым.
Ә үзем… чарасыз тәкъдирдән
Кар күмгән эзеңә баш ордым…
Бәхиллек