Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке). Антология
җирнең бакый догасын.
Чуар уйлар эңгерләрдә калды,
Гамь йөгерде кинәт каныма.
Рәхәт бәхет: күнегәсем килә
Кояш исе! кергән җаныма.
Барыбер
Тимәгез җаныма, керсен дә бикләнсен —
Гасырга, мең елга… инде бит барыбер…
Барыбер – шом тулган бу сүзнең дәһшәтен
Аңларга ничек тә бер йөрәк табылыр.
Табылыр! Ваемсыз изрәгән җилләрне
Уятып йөрер дә, офыкка кул изәр.
«Ә-һә-һәй!» дияр ул, дөньяга яратып,
Каршы ал, кабул ит – яшәргә Мин киләм!
Җилләрдә җилфердәр җитен чәч бөдрәсе,
Күзләре йөгерер үзәннән тауларга…
Сизмәс тә: җәяләр, мылтыклар, ятьмәләр
Мең хәйлә корырлар бер йөрәк ауларга.
Хыяллар калыр да офыкка эленеп,
Битләрдән җуелыр гөнаһсыз алсулык…
Кыйналган, кешеләр җанына сыймаган
Ул әйтер йөрәккә, китик без, алҗыдык…
Дөньяны кочам дип ымсынган күңелләр,
Киереп ачылган ишекләр ябылыр…
Ничәнче мәртәбә бертөрле чишелеш:
Миңа да, сиңа да, аңа да… барыбер…
Хыянәт
Ак биләүдән калган ал яулыкны
Кыса төшеп маңгай тирәли,
Бии-бии ардык. Ә аннары
Җил йөгерде җаннан үтәли…
Иреннәрдән күкрәк сөте тамган,
Җәннәт исе истә чагында
Кем уйлаган гайрәт чигәр диеп,
Дөньясыннан еллар чатында?
Без килгәндә юкса, мәхәббәттән
Тулган иде һәрбер күзәнәк!
Гамьсезлеккә алыштырдык барын
Һәм… Күкләргә иттек хыянәт…
Эзләнгәндәй булдык, вөҗдан дидек…
Салкын идек, җиһан өшерлек.
Бер ятланган сүзләр кабатланды…
Ә тансыгын… ерак яшердек.
Үз балтабыз чапты тамырларны
Ярым шашкан идек… ярым ач…
Шул халәттә кире кайтырбыз бер…
Күкләр ләкин инде танымас…
Мин бары тик бәхет теләдем!
Җансыз шәүлә идем. Син киткәндә.
Дөньям җуйды соңгы терәвен.
Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!..
Мин бары тик бәхет теләдем!..
Күрми киттең… Минем әрнүләрдән
Җиһан тетрәп, Күкләр елавын…
Сагышымнан акыл язар мәлдә,
«Ул – бәхетле!» – диеп юандым.
Еллар үтте… яраларны җөйләп,
Кан-яшемне сөртеп яңактан.
Көтмәгәндә… (ә бит көткән идем!)
Син очрадың миңа кабаттан.
Танымадым. Кайда соң ул караш?
Көчле рухның көчле гәүдәсе?..
Мин табынган күзләреңдә бүген —
Яраланган бөркет шәүләсе.
– Кичер! Кичер… Пышылдаган иңрәү
Туктатты күк дөнья гүләвен…
Рәнҗемәдем… Рәнҗемәдем сиңа!..
Мин бары тик бәхет теләдем!..
Соңлаганнар сонатасы
Кемдер иртә килде, кемдер соңрак —
Җай булдымы әллә сайларга…
Без туганда кунык төшкән иде
Манарага кунган айларга.
Иртәләгән җаннар дала исен
Кирмән