Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов


Скачать книгу
ике корылтаенда катнаша. Хакимият башына большевиклар килгәннән соң да Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият идеясен яклап чыгышлар ясый. Учредительное собраниегә Уфа губернасы татарлары исеменнән делегат булып сайлана. 1918 елда Петроградта (хәзер Санкт-Петербург) Үзәк Мөселман комитеты рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары булып эшли.

      Г. Ибраһимов Гражданнар сугышыннан соң Казанда яши, иҗат эше белән шөгыльләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Үз чорындагы татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып, инкыйлаб, Гражданнар сугышы вакыйгалары («Яңа кешеләр», «Кызыл чәчәкләр»), авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен көрәш картиналары тасвирланган әсәрләрен («Адәмнәр», «Татар хатыны ниләр күрми» (яңа варианты), «Безнең көннәр» (яңа варианты)) бастырып чыгара.

      Йортның хәзерге күренеше

      Кырымның Ялта шәһәрендә Галимҗан Ибраһимов 1936 елдан соң яшәгән йорт

      1927 елдан башлап Г. Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими рәвештә Кырымда яшәргә мәҗбүр була.

      Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша. Ләкин аңа иҗат планнарын үтәргә насыйп булмый, 1937 елның 29 августында аны, «халык дошманы» булуда гаепләп, Ялтадагы йортында кулга алалар һәм Казан- ның Пләтән төрмәсенә озаталар. Каты җәзалау һәм төрмә шартларында азып, соңгы ноктага җиткән авыруы аркасында ул 1938 елның 21 гыйнварында төрмәдә җан бирә. Җирләнүе Казан шәһәренең Архангель зиратында дип фараз ителә.

* * *

      Галимҗан Ибраһимов 1955 елда акланды. Аның якты исеме һәм әсәрләре рухи тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтты.

      Галимҗан Ибраһимовның Солтанморат авылындагы музей-йорты

      Архангель зираты

      Гөлсем Мөхәммәдова

Шәҗәрә  агачы[1]

      Истәлек Гөлсем Мөхәммәдова

      Зур тормыш (Кыскартып бирелә)

      Мин 1923 елның җәендә, егерменче яшемдә, Галимҗан Ибраһимов белән таныштым һәм аңа кияүгә чыктым. Бу вакытка кадәр әле мин бик тирәннән уйлана белми торган, уйнап, көлеп, биеп йөргән бер кыз идем. Шулай да минем беркадәр белемем бар иде инде, – рус һәм рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбиятлары белән яхшы ук таныш идем. Татар телендә чыккан әдәби китапларны да кызыксынып укый идем.

      Гөлсем Мөхәммәдова (1903–1988) – СССР Язучылар союзы әгъзасы, тәрҗемәче, табибә, биология фәннәре кандидаты, 1923–1933 елларда Галимҗан Ибраһимовның хатыны, аның кайбер әсәрләрен («Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», «Кызыл чәчәкләр») рус теленә тәрҗемә итүче.

      Гөлсем Мөхәммәдова Ялтада улы Рөстәм белән

      Галимҗан, миңа өйләнеп ике-өч ай торганнан соң, Анапага ял итәргә китте. Мин өйдә ялгыз калдым. Миңа иптәшкә Әстерханнан Гайшә апам килеп төште. Беркөн ул миңа:

      – Әйдә әле, Гөлсем, бүлмәңне бераз җыештырыйк. Син өйдә мондый эшне яратмый идең, хәзер дә өеңне пөхтәләп җыештырмыйсың икән, – диде.

      Ул


Скачать книгу

<p>1</p>

Шәҗәрә агачы түбәндәге китаптан алынды: Галимджан Ибрагимов: документы и факты; Галимджан Ибрагимов глазами молодых / авт. – сост. М. Х. Ибрагимов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – С. 293.