Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов
ныгый башладымы, анысын әйтә алмыйм, һәрхәлдә, сәламәтлеге бөтенләй үк кайтмаса да, аякка басар һәм, өстәл янына утырып, аз гына булса да язгалый-сызгалый башлар көне якынлаша дигән өметне ныгытты.
Җир тетрәү аркасында җимерелгән яки зарарланган йортларны 1928 елның яз башына таба төзәттеләр. Без дә фанера өйдән йортның икенче катына күчтек. Монда инде без ике бүлмә алдык.
…Рөстәм 1926 елның 5 ноябрендә Казанда туды. Ул дөньяга килгәндә, Галимҗан Кавказда иде. Әтисе кайтканда, бала инде бер айлык чамасы булган иде. Күрәсең, Галимҗан чыннан да бик бала теләгән булса кирәк, чөнки бала коляскасының кырыена терсәкләре белән таянып, бик озак-озак балага карап утыра торган булды. Вакыт-вакыт ул:
– Малаебыз бик таза булыр төсле күренә! – дип әйткәли иде. – Син аның башына, маңгаена дикъкать белән кара әле. Күзләрен күрәсеңме? Акыллы егет булып үсәр төсле күренә.
Баланы вакытлы-вакытсыз имезүгә һәрвакыт каршы тора иде. Феня белән бергәләп баланы юындырганыбызны сөенеп карап тора, кулына баланың йомшак зур фланель җәймәсен тотып көтә һәм, юындырып бетергәч, баланы, шул җәймәгә урап, үз кулына ала. Ләкин аңа баласын болай иркәләргә күп туры килмәде. Балага дүрт ай тулыр-тулмас, Галимҗанны авыруы тагын аяктан екты, һәм аны университет клиникасына урнаштырдылар. Аның шундый авыр, каты яткан көннәрендә Рөстәм дә чирләп китте…
Клиникага, бик борчылып, елап, Феня килеп керде. Кулында Рөстәм юк.
– Рөстәм чирләде, коса да коса, эче китә, елый, куллары-аяклары боз кебек салкын.
Мин шул минутта өйгә чаптым. Феня баланы клиникага көнгә ике мәртәбә китерә иде. Калган вакытта, балалар ашханәсеннән сөт алып, шешәдән имезә. Бушаган сөт шешәсен Феня типография буявы кибеп җитмәгән газета белән юган да, шул савытка салып, сөт алып кайткан һәм аны балага имезгән. Нәтиҗәдә бала типография буявы белән агуланган…
Ялта һавасы Галимҗан өчен генә түгел, Рөстәм өчен дә бик файдалы булды. Ул көннән-көн ныгыды, үсте. Әмма… Үләренә берничә ай элек Рөстәм минем янга үзенең китапларын күтәреп килде.
– Әни, миңа трамвай турында укы әле, – дип, кулыма китап тоттырды.
Бу китапны мин күңелдән белә идем. Шуңа күрә китапны тез өстенә куйдым да карамыйча гына укый башладым. Кинәт Рөстәм:
– Бу җирдә китапның битен әйләндерергә кирәк, ә син әйләндермисең,– диде.
– Ә син аны каян беләсең?
– Беләм! – диде дә Рөстәм китапны ахырына кадәр күңеленнән укып чыкты. Бер урында да ялгышмады. Мин аптырап калдым.
– Башка китапларны да шулай укый беләсеңме? – дип сорадым.
– Беләм.
– Йә, менә бусын укып күрсәт, – дип, кулына «Мойдодыр» ны тоттырдым.
Бу китапны да шулай башыннан ахырына кадәр, юллары буйлап бармагын йөртеп, күңелдән укып чыкты.
– Бөтен китапларыңны да шулай беләсеңме?
– Беләм, башкаларын да укыйммы?
Аның егерме-утызлап китабы бар иде. Бу китапларны ул, әтисе шикелле, бик пөхтә тота, ертмый, буямый. Әгәр берәрсен алып икенче бер җиргә