Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов
башлады. Бик күп хатирәләрем багланган бу күлне бик күптән күрмәгәнгә, күл үзе дә, аның тирә-ягын чолгаган карт агачлар да, яшәреп, гөрләп утырган уҗым да миңа бүген аерым бер якынлык таныталар, һәммәсе белән исәнләшәсе килә, бар да күңелне кузгата, дәртне арттыралар иде.
Иптәшләр исә күлнең, тирә-якның матурлыгыннан, танышлыгыннан бигрәк җил булмауга куаныштылар, чөнки җил-давыл булса, күл дулкынлана да, каптыруның кызыгы калмый, балыклар да юньләп эләкми башлыйлар. Бу күлнең кояш чыгышы ягында, зур урманлы тау астында, ташлары өскә аварга торган бик биек яр бар. Монда балыкның иң шәп каба икәнчелеге безгә күптән билгеле иде, иң башлап шунда каптырачак булдык. Бүтән чак булса яисә берәр адәм шунда керергә кушса, без «куркабыз» дияр идек, балык өчен булгач, курку искә дә килмәде. Без килгәндә, кояш төшлеккә якынаеп килә, көн яхшырак эссергән дә иде. Ләкин бу безгә бер дә беленмәде. Теге ярның астына кояш тимәгәнгә, каптыра торган җиребез күләгәле һәм салкынча булып, аерым бер рәхәтлек бирмәктә иде.
Ярның астына тавыш-тынсыз гына кердек тә, төрле җиргә урынлашып, кармакларны әзерли башладык, һәммәбез тын, һәммәбез ашыга, кабалана иде. Үзебезчә балыкның күңеленә бик ошарга тиеш булган җимнәрне куйдык та:
– Кармак салдым, йөгереп кап, яр башында ялтырап ят! – дип, кармакларны суга ыргыттык.
Кармакның суга китүе белән, барлык тәнем кайнап, эчем әллә нинди бер кызу белән тулганын тойдым.
Монда иң башлап алуның артык бер кызыгы, мәртәбәсе бар. Шунлыктан һәркемнең иптәшләрдән алдарак эләктерәсе килә.
Малайлар бар да тын, бар да шым, шылт иткән тавыш та юк. Һәркемнең йөзендә кулы белән тотып, кармагына каптыру мәртәбәсенә җитешкән бер теләк балкый. Мин мәктәптә чагында бер шәкертнең «балык капсын өчен дога» сын күчерүеннән «ялган!» дип көлгән идем. Хәзер шуңа үкенә башладым. Кем белә, әллә чындыр, алган булсам, әллә файдасы да тияр, әллә үзем иң элек һәм иң зурларны алган булыр идем. Шулай булса, нинди күңелле булыр иде!
Ләкин ансыз да беренче балыкны үзем алыр төсле тоям, һәр минутта менә эләгә, менә эләгә… дип тора идем.
Кармакка балык килгәнне белдерү өчен куелган камышка күзләремне текәп, шатлыклы минутны көтәм, камышның һәрбер кузгалышы, селкенүе миңа зур өмет бирә… Килде бугай, кармакны шаярта бугай… тфү… тфү… төкеренә башлыйм.
А… әнә камышым селкенә! Чү, кузгала… Кузгала әнә, әнә торды. Ах… йөрәк суга… башым шаулый… Үзем белмим: җимне ашыймы, әллә берәр шаян балык мине алдый гынамы? Юк, чын булыр!
Мин шулай аптырап торганда, кармагым төпкә чумды. Тагы чыкты, инде тагы чумды. Ләкин бик нык, бик каты китте.
Эш бик өметле иде. Бу чаклы каты алып китүгә караганда, бик зур һәм нык капкан булуда бер дә шик юк иде.
Үземне үзем белмичә, чиктән тыш бер кызма белән кармакны яр башына аттым. Ни күрим?! Җиме ашалган буш вә ялангач кармак килеп чыкты. Ах… валлаһи, нинди яман, нинди күңелсезлек! Бик зур балык көткәндә, буш кармак чыксынчы!
Бу миңа шундый авыр һәм яман булды. Мин тәнемдә янып торган бер утның