Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев


Скачать книгу
сәгать җиденче яртыларда ишек шылтыравыгы бик каты тавыш бирде. Фирдәүсәнең кабаланып атлавы, бераз тын торуы (күрәсең, тишектән кем икәнен карады), ишекне ачуы һәм елаган хатын-кыз тавышы ишетелде.

      – Тынычлан, күршекәем, нәрсә булды? – диде Фирдәүсә.

      – Трагедия, полная трагедия! – дип җавап бирде елак тавыш.

      – Аңлатып сөйлә әле, Нәфисә.

      – Кичә кич ул миңа звание булмаячак, диде.

      – Булмаса соң! Әле сиңа кырык кына яшь ич. Өлгерерсең.

      – Күпме алдап йөрде ул мине галстуклы ишәк! Хәзер, не будет, ди.

      – Ачуланышканда әйтелә инде ул. Татуланырсыз әле.

      – Никогда! Мин аңа телом и душой хезмәт иттем. Эштән китәм.

      – Юләрләнмә, Нәфисә, хәзерге заманда эшсез калсаң?!

      – Чакыручы бар.

      – Теге озын адәмме?

      – Ты что, аның белән күптән расчёт! Минем выступлениедән соң ул идиот сары чәчәкләр тотып менгән. Яңагына чаптым.

      – Алай ук кирәкмәс иде, Нәфисә.

      – Сары чәчәк – хыянәт билгесе.

      – Тынычлан әле, чәй эчик.

      – Юк, юк, мин телефонга гына кердем. Мужик һаман эшкә китмичә болганып йөри, бозау! Теге аптекарьшаның мужигына срочно шелтерәтәсем бар. Менә бит, Фирдәүсә апа, битемә ни чыкты.

      – Кая, якынрак кил әле. Энә очы кадәр генә кызарып торамы соң…

      – Бармак белән бассаң – больно же! – Аннары телефоннан номер җыйган тавыш ишетелде. – Але? Привет! Булдымы? Ну, ну, ну, ну… Хватит, не ври! Нәрсә бетчә?! Сытармын мин сиңа! Син ул одеколоныңны беләсеңме кайсы төшеңә тигер?! До обеда будет или нет? Ты что?! Биш остановка трамвайда шалтырап барыйммы?! Конечно, үзең киләсең! (Трубканы куйган тавыш ишетелде.) Беркем аңламый! Что за народ пошёл! Мин сәхнәгә сирәк чыксам да, һәр көн халык арасында. Каршы алам, елмаеп озатам. Ә чыгыш ясаганда… Соңгы мәртәбә кемнең юбилей кичәсен алып бардым әле мин? Плохо было что ли?

      – Юк инде, бик әйбәт булды, Нәфисә.

      – Ә аңа ярамый. Ул миңа ниләр генә әйтмәде. Мин аның пеләшен түбәсеннән маңгаена кадәр тырмадым.

      – Син нәрсә, күрше, хулиганлык өчен җавапка тартулары бар!

      – Үзен судка бирәм мин аның, бүлмәсеннән җилтерәтеп чыгарганы өчен. Минем свидетельләрем бар.

      – Тырмадым, дисең бит.

      – Мин хатын-кыз, закон минем якта. Төрткәләү белән тырмалау не одно и то же. Критиковать меня! Я же ради культуры. Томаудан сакланам, грипптан сакланам, баладан сакланам. Нәрсә өчен? Ради народа ведь! Нишләп бу ирләр барысы да идиот икән, ә? – Хатын тагын елый башлады.

      – Мин бит күптән әйтә киләм, Нәфисә. Синең ирең берәү генә, аңа гына таян!..

      Фирдәүсә күрше хатынын чыгарып җибәрде, килешли зал турысында тукталды. Газизҗан, йоклаганга салышып, күзләрен йомды, иртүк торып борчыйсы килмәде. Иркенләп юынсын, төзәтенсен, эшкә барырга әзерләнәсе бардыр, дип уйлады ул. Бер сәгать чамасы вакыт узгач, Фирдәүсә аны чәй эчәргә чакырды, ничек йоклавы, нинди төшләр күрүе турында кызыксынды. Газизҗан юынып чыкканда, өстәл


Скачать книгу