Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев


Скачать книгу
качты. Ә Һаҗәр ник бер кыенсыну сизсен! Мин дә дәшмим, йә читкә карап, күрмәмешкә салышам. Ә ул, берни булмагандай, элеккечә шаярта, үрти, үпкәче, ди, ярар инде, дус булып калыйк, ди. Таштай каткан күңел һаман эри бара.

      Шулай ни үле, ни тере йөргәндә, безнең язмышларны бөтенләй көтелмәгәнчә борып җибәргән бер вакыйга булды. Халитне машинасы белән чәчүлек орлык ташырга куйганнар иде. Чәчүне төнлә бетерәләр, машина тартмасында дүрт центнерга якын орлык кала. Чип-чиста бодай, төн заманы. Тота да үзләренә бушата бу моны. Элек-электән аларның нәселе кеше әйберсенә кызыга торганрак. Икенче көнне агроном эшне сизенә. Утыртып куйдылар Халит абыйны. Юк, нишләптер сөенә алмадым мин моңа. Бернинди алдашусыз әйтәм. Клубта бөтен авыл белән иптәшләр суды ясап, аны порукага алдылар. Ул кабат шофёр булып эшли башлады. Әмма Һаҗәр аның белән арасын кырт өзде. Әтисе белән әнисе: «Әгәр шул карак белән йөрсәң, өйгә кайтып кермисең», – дигән булганнар. Бусын мин соңрак белдем.

      Ярар, без тагын Һаҗәр белән дуслашып киттек. Дөньяның гел бертөрле генә тормаганын аңлаган идем инде мин. Халит тә янәшәдә генә, башкасы да табылыр. Һаҗәрнең аның кояшы теләсә уңнан чыга, теләсә сулдан чыга. Тимерне кызуында сугып калырга, дигән уйга килдем. Иң элек әнкәйнең кылын тартып карарга кирәк, ә үземнең кыюлык җитми. Беркөн күрше Габдулла абзыйга кердем. Туп-туры сөйләп бирдем моңа. «Оештырабыз, читәнгә чәпәгән җылы сыер тизәге шикелле ябышырсыз», – ди. И хак та әйткән мәрхүм… Габдулла абзый чыннан да оештырды, әнкәй мине өйләнергә үзе кыстый башлады. Һаҗәргә сүз каттым – ул да каршы түгел кебек. Ну шулай да эчендә миннән шәбрәккә тәмгысы бар сымак. Әти-әнисе безнең нәселне бик хөрмәт итә иде, каршылык булмады, шартлатып өйләнештек тә куйдык. Ярты елдан Халит абый да өйләнде. Минем өчен дөнья түгәрәкләнде. Колхозда җанымны биреп эшлим, ихатада бер минут тик торган юк. Акрынлап сизәм, Һаҗәрнең уй гел күңел ачуда, матур киенүдә, ә әнкәй белән безгә эш. Шуның өстенә безне борчак урынына куыра, әле тегесе, әле бусы ошамый. Төзәтмәкче инде бу безне. Тимер борчак белән бер, чәр дә чәр, чәр дә чәр. Аракы-мазар эчсәм, бөтенләй кара яу. Дөнья булгач, анысын да капмый булмый. Көне-төне эшләп таштай каткан тәнне ничек язасың? Күңелне дә шул күтәреп җибәргәндәй була. Аның бит хәзер авылга концерт-спектакле дә килми. Халык йөрми дип. Ничек йөрмәк кирәк, еллар буе акча күрмәгәч? Элек без, тавык күкәе биреп, кинога керә торган идек. Хәзер ике-өч сәгатькә фәлән мең керерлек булмаса, синең авылыңа йөз ел буе сыңар артист та әйләнеп карамый.

      Тагын чана читкәрәк салулады бугай. Ярар, чәрелдәвенә генә түзәр дә идең. Тора-бара туган-тумача, дус-иш тә бездән бизде. Алар килсә, утырып сөйләшергә, табын әзерләргә вакыт тапмый, ашык та пошык, зар да моң, чир дә хаста. Хәзер безнекеләр дә, үзенекеләр дә ник бер аяк бассын безнең өйгә. Шулай итеп, гел өчебез калдык без. Ипекәем менә! Ә урамга чыкса, элеккечә ихахай да михахай. Малай тугач, бөтенләй баш бирмәскә әйләнде бу. Минем малай көткәнне белә иде. Үләм малай өчен, ашап бетерәм тегене. Шуңа аркаланып, кол урынына җигә бу мине. Идән юмыйм да кер генә юмыйм – калган бөтен эш миндә. Эшләвен эшлим дә, бу бит туктаусыз бәйләнә, һәрнәрсәдән


Скачать книгу