Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
көлә-көлә сөйли. Әти-әни күрмәгәндә, бирән урынына ашыйм, ди. Менә нинди бит ул, дошман! Аны шәрә кул белән түгел, ун катлы җәтмә белән дә эләктерә алмыйсың. Һаҗәр өйдә түзеп ята торган түгел, аңа кеше күз алды кирәк. Тотты да комсомол-яшьләр фермасына дуңгыз карарга керде. Әтисе белән әнисенең ничек чәчләрен йолкый-йолкый елаганнарын сөйләп тормыйм. Минем өчен хәзер дөньяда Һаҗәрдән бүтән берни юк. Минем белән йөри, ну, чукынчык, башкалар белән дә ихахай да михахай бу. Көнләшүдән бәрепләр үтерәсем килә. Урамда да, фермада да, клубта да күз сөрмәле, ирен кызыл, итәк тездән югары. Бөтен ир-атның бәбәге аның йомры тез башларын, нечкә билләрен, озын шома муенын капшый. Шулай итеп, миңа өйләнү уе керде. Һаҗәргә ул турыда әйтү кая әле! Юньләп үптерми дә, кочтырмый да. Җайлы-җайсызрак кагылсаң, тәртәгә шартлатып тибәргә дә күп сорамый. Әнкәйгә сүз катарга оялам, әле бик яшь бит мин.
Ярар, кышлар үтте, урак өсләре җитте. Мин дәртләнеп комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөрим. Беркөн кич клубта әле армиядән кайтуына атна да тулмаган Халит абый Һаҗәр белән сөйләшә дә сөйләшә. Авызлары авызда боларның. Һаҗәр чырык-чырык көлә дә көлә. Халит миннән өч яшькә зуррак та, чибәррәк тә, кап-кара кашлы, кап-кара күзле, үзе бик таза. Йөрәккә шом төште бит. Ярар, вечердан соң култыклашып барабыз. Безнең үзебез генә йөри торган урыннар бар. Гадәттәгечә, Сәрбиттиләр тыкрыгыннан төшеп, ындыр артына чыксак, олы өянке төбеннән Халит абый килеп чыкты. «Биш минут кына Һаҗәр белән әйләнеп килик әле, әйтәсе сүзем бар», – ди. «Сүзең булса, иртәгә клубта әйтерсең», – дим, Һаҗәрне читкәрәк каерам, ә ул аңа таба тартыла. «Әйтсен инде, Гаҗҗан, биш минутка ни булган», – ди, башын кыегайтып, күз чите белән генә әле аңа, әле миңа карый. Ул шулай караса, аяк астында җир чайкала иде минем. Ушыма килгәнче, Халитне култыклап та алды, китеп тә бардылар. Мин башыма күсәк белән органдай басып калдым. Күктәге йолдызлар һәрберсе машина фарасыдай гөлт-гөлт итте минем өчен. Әллә инде бөтенләй баштүбән әйләнделәр микән – хәзер әйтә алмыйм. Менә чабулыйм урам буйлап дурак сыман. Авылның әле бер төшенә, әле икенче төшенә барып бәреләм. Йөрәгем белән җир сөрәм мин хәзер. Шулхәтле чабуладым, әгәр танкта булсам, авылда бер генә исән өй дә, бер генә исән каралты- кура да калмаган булыр иде. Ахырда каршыма килеп чыктылар болар. «Кая югалдың, без сине эзлибез дә эзлибез», – дигән булалар. Ярар, култыклап киттем Һаҗәрне. «Нәрсә сөйләде?» – дип сорыйм. «Сарыкларыгыз ничәү, сыерыгыз күпме сөт бирә, тавыкларыгыз күкәй саламы?» – дип сорады, ди, шырык-шырык көлә. Минем чабып җибәрәселәр килә, ну куркам. Элеккеләрендә ачуланыштык та татуланыштык – көндәшем юк иде. Хәзер бит Халит абый бар. Бөтен яклап миннән өстен. «Тагын сорасаң кереп китәм, көнче икәнсең, – ди бу. – Мин бит синең хатының түгел, теләгән кешем белән йөри алам», – дип тә җиффәрә. Менә әнәңнең койрыгы! Син хаклы түгел, дип әйтеп кара син аңа.
Ярар, ике көннән соң кич, култыклашып, Ык буенда йөрибез. Халит абый тагын килеп чыкты каршыга.
– Газизҗан, син Һаҗәрне миңа бир, – ди бу.
– Ничек