Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев
ә тормаучы ул вакытта рәхәтләнеп йоклый ала, һәм ул бәхетле кеше, һичшиксез, Альфред булырга тиеш иде. Болай да аңа эш муеннан, димәк, ял кирәк. Ул күпме генә ятса да йоклый алмады. Ә Руфинә мес-мес сулап йокыны иште генә. Бу гаделсезлек Альфредның ачуын китерде. Әгәр үзе дә йоклый алса, ул, әлбәттә, башын да күтәрмәячәк иде, ә болай Руфинә рәхәтләнеп, ул уяну хәлдә интегеп яткач түзмәде, торып аңа да эндәште. Руфинә күзен ачмады, авызын ачмады, кымшанмады, каяндыр борын астыннан:
– Нигә иртә уятасың? Сәгать ничә? – дип мыгырданды.
– Унбер тула инде…
– Сәгать шылтырамадымыни? Шылтырый да алмагач, нигә чыгаралардыр шуны. – Руфинә икенче ягына борылып ятты. – Чәй куйдыңмы?
– Юк әле…
– Әзер булгач эндәшерсең.
Чәй кайнап, өстәлгә тегесен-бусын тезгәч, Альфред Руфинәгә эндәште.
– Торам, – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
Чирек сәгатьтән соң Альфред тагы уятты.
– Торам, – диде Руфинә шактый нык тавыш белән. Өченче мәртәбәсендә Руфинә одеялын Альфредка таба селтәп үк җибәрде һәм: – Күрмисеңмени, торам бит инде! – дип кычкырды. Альфред каршы әйтмәде, каршы әйтүнең бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә китерү ихтималы барлыгын ул бик яхшы сизде, Руфинәнең үз көенә торып, үз көенә юынып, үз көенә киенүен сабыр гына көтте.
Ашарга утыргач, Руфинә нишләптер кәефем юк дип, бер шампан шәрабы ачтырды, аны эчеп бетерделәр. Альфред, Руфинәнең рульдә барасын уйлап бераз шөлләсә дә, берни әйтмәде. Чөнки, беренчедән, кичә күбрәккә киткән, үзенең дә башы шаңлап тора, икенчедән, болай акрын кыймылдаучан Руфинә машинада бик кызу йөри, ә салмаса, әллә ачудан, әллә үз-үзенә артык ышанудан коточкыч куа иде. Аның машинасына утырганда, Альфред һәрвакыт кәфенен муенына урый, бөтен гәүдәсе пружина кебек киерелә, тешләрен чытырдатып кыса, аякларын машина төбен тишеп чыгардай итеп тери. Руфинәнең «Жигули»е башкаларныкы кебек туры гына бармый, еландай хәрәкәтләнә, берсенең алдына, икенчесенең артына төшә, тау кадәр машиналарның көпчәгенә бер-ике сантиметр терәлә язып үтә.
– Әллә син куркасыңмы? – дип сорады ул бервакыт.
Егет башың белән ничек инде «куркам» дип торасың. Альфред:
– Юк, – диде.
– Курыкма, минем реакция отличная.
Ул әйтүен әйтә дә, барыбер шикләндерә шул.
Ниһаять, кузгалдылар. Урамнардан ярыйсы тыныч кына узган Руфинә, Казанны чыгу белән, спидометрны йөз егермегә җиткерде һәм шул килеш газны киметмәде диярлек. Каршыга килүче яисә алар узып киткән машиналар чышт-чашт итеп юк булдылар. Бер сәгатьтән артык кайткач, Альфред әзрәк йокымсырап алырга ниятләде. Күпме шулай баргандыр, машина уңга-сулга боргалануга уянып китте. Руфинә күзләрен угалый иде. Альфред аңа аптыраулы караш ташлады:
– Ни булды?
– Йокымсырап кителгән, – диде Руфинә, иснәп. – Алай озак түгел, барсак бер-ике километр барганбыздыр…
Альфредның коты очты, шуның белән бергә йокысы да качты. Йа Аллам, димәк, алар үлемнән калганнар! Шуннан соң ул