Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев


Скачать книгу
Төрле шәһәрләрдә йөргәндә, нидер булган…

      Ислам сөйләп китте:

      – Бер усал бурзай, килеп, безнең эткә ташланган. «Син нишләп эт халкының абруен төшереп йөрисең? – дигән. – Нигә безнең дошманыбызны муеныңа атландырдың?! Мин сине өзгәләп атам!» – дип, аның бугазыннан капкан. Шуннан мәче нишләгән?

      – Мәчеме? – Энҗенең дә күзендә дәрт очкыннары кабынды. – Мәче, сикереп, этнең маңгаена менгән дә, тырнакларын аның кашларына батырып: «Әгәр дустымны ычкындырмасаң, хәзер ике күзеңне тырнап агызам», – дигән. Теге этнең койрыгы гына күренеп калган, куркудан әллә кая ычкынган.

      – Икенче бер шәһәрдә мәчеләр «Нигә безнең дошманыбыз белән йөрисең?» дип, боларга һөҗүм иткәннәр. Көчкә качып котылганнар, – дип дәвам итте Ислам. – Ә халык аларны бик яраткан. Көн саен ашатканнар, акчалар биргәннәр. Йөри-йөри, чит илгә дә чыгып киткәннәр. Анда болайрак җырлаганнар:

      Мәче «Мияу-мияу»,

      Эт «Ыр-ыр», ди,

      Китер безгә доллар, ди.

      Алар җыйган акчаларын мәченең яулыгына төйнәп барганнар. Шактый җирләр гизеп, тагын үзебезнең шәһәрләрдә, җырлый-җырлый, акча җыйганнар. Бер шәһәрдән чыгып, юл буйлап барганда, боларның артыннан ике зур усал эт куып җиткән. «Китерегез булган акчаларыгызны!» – дип, һау-һаулап өрергә тотынганнар.

      Эт белән мәче куркуларыннан елап җибәргәннәр. Күпме вакытлар йөреп, дөнья гизеп тапкан акчаларын кулларыннан ычкындырасы килмәгән. Алар, елый-елый, бер куаклыкка таба чабарга керешкәннәр. Теге этләр дә боларны бастырып куып килә икән. Инде беттеләр, муеннарыннан кабалар дигәндә, куак арасыннан, атылып, кәҗә килеп чыккан. Ул, этләр аны-моны аңышканчы, аларны очлы мөгезе белән чөеп-чөеп ыргыткан. Ул арада әрәмә арасыннан иңбашына капчык аскан сарык та күренгән. Ә теге әшәке этләр юк кына булганнар. Безнең эт белән мәче кәҗәгә, елый-елый, рәхмәт укыганнар. Шуннан соң танышып та киткәннәр. Кәҗә белән сарык теге мәгълүм әкияттәге затлар булып чыккан. Эт белән мәче дә үзләренең өйдән куып чыгарылулары, дөнья гизеп акча җыюлары турында сөйләп биргәч, язмышларының уртаклыгына хәйран калганнар.

      «Сез кая барасыз хәзер?» – дип сораган эт алардан. Сарык белән кәҗәнең күзләренә яшь тулган. «Белмибез, – дигәннәр алар. – Әби белән бабай безне кабул итмәсләр. Аларның да үз хәлләре хәл. Ә урман-болыннарда бүреләр күп, йөрергә куркыныч». «Әйдәгез безнең белән, – дигән мәче, мияулап. – Безнең әби белән бабаебыз – бик әйбәт кешеләр. Хәзер акчабыз да күп. Бергә-бергә яшәсәк, күңеллерәк булыр»…

      Бу тәкъдимгә кәҗә белән сарык берсүзсез риза булганнар. Хәзер син төгәллә инде.

      – Алар дүртәүләп җырлый-җырлый кайтып киткәннәр, – дип дәвам итте Энҗе. – Әби белән бабай, мәче белән этне кочаклап, бик озак елашканнар. Алар алып кайткан акчаларны күргәч, башлары күккә тигән, кат-кат рәхмәт укыганнар. Кәҗә белән сарыкны да сөенә-сөенә кабул иткәннәр. Шулай матур гына яши башлаганнар. Күпмедер вакыт үткәч, кәҗә ике бәти, сарык ике бәрән китергән. Моңа тагын сөенеп туймаганнар. Акча җитешле булгач, мал өен дә яңартканнар, мунчаларына газ да керткәннәр. Менә шулай бүген дә гөрләшеп яшәп яталар, ди.

      – Менә бит, Энҗе, ә син берни дә уйлый алмыйм,


Скачать книгу