Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев
да йөзе куркыныч төскә кергән, күзләре атылып чыгардай булып зурайган иде. Капкадан Галимҗан абыйсының кереп килгәне дә күзгә чалынды.
– Менә хәзер күрерсең, – диде әтисе, Әхтәмне этеп җибәреп.
– Мылтык миндә дә бар, берәү түгел, икәү, – диде Әхтәм, тагын аның каршысына чыгып. – Син бу этнең паспортлы икәнен, регистрацияләнгәнен белмисең. Әгәр бәясен әйтсәм, ишегалдыннан үзең үк борылып чыгып китәрсең. Мине закон саклый.
– Алай икән! – диде әтисе, ярсыганнан-ярсый барып. – Сине закон саклый, имеш. Ә халыкны эттән кем саклый? Закон ул синең өчен генә язылмаган. Менә мин халыкны яклап, синең этеңнән коткарам да инде.
Әтисе әкрен генә мылтыгын күтәрә башлады.
– Әти!
– Нәрсә?! – дип кычкырды әтисе.
– Мин үртәдем аны…
– Кемне? – диде әтисе.
– Этне, – диде калтыранып Ислам.
– Ах, юньсез малай! – Әтисе, якасыннан алып, Исламны дер селкетә башлады.
Шулчак Галимҗан абыйсы, килеп, әтисенең кулын тотты.
– Тынычлан, Әмирҗан, – диде ул, аңа йомшак кына итеп.
– Ә сиңа ни калган?! – диде әтисе, җикереп.
– Мылтык белән шаярма син. Әйдә, кайтыйк. Закон барыбер синең якта булмаячак.
Әтисе аңа шактый вакыт сүзсез карап торды. Ул инде кулларын, Галимҗан абыйсы килеп тоту белән, Исламның якасыннан ычкындырган иде. Читкә борылып төкереп куйды да тагын Әхтәм янына китте.
– Әхтәм, белеп тор, авыл халкы исеменнән соңгы мәртәбә кисәтәм, этең тагын берәр кешене тешләсә, ике этеңне дә атып үтерәм. Аңладыңмы?
Әхтәм бер сүз дә дәшмичә, кызарынып бүртенгән хәлдә басып торды. Әтисе белән Галимҗан абыйсы, Исламны җитәкләп, кызулап, ишегалдыннан чыгып киттеләр.
Кайтып, ишегалдына кергәч, Ислам әтисен җиңеннән тартып туктатты:
– Әтием… мин синең өчен шундый курыктым… – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. – Мин этне үртәмәдем…
Әтисе аның каршына тезләнде һәм кысып кочаклады. Аның күзләреннән яшь ага иде.
– Улым… акыллым минем. Их…
Әтисе аны тагын да ныграк кысты. Аның үксүдән дерелдәгән иңбашларына Ислам ике кулын салды. Әмир яңагын улының иңбашына куйды, аның кечкенә йөрәгенең ярсып-ярсып тибүен ишетте, аның җиңел, юка гәүдәсен күкрәгенә ныграк кысты…
Танышу көне
Беренче сентябрь! Ничек сагынган икән аны Ислам! Малайларны, кызларны гына түгел, мәктәпнең үзен дә сагынган икән. Барысы да алтынчы классның сыйныф бүлмәсенә кергәч, анда берни аңлап булмаслык шау-шу купты. Һәрберсе нидер сөйли, һәркайсы кемгәдер мөрәҗәгать итә, һәрберсе башкалардан арттырырга тырышып кычкыра, барысы да көлешә, барысы да туктаусыз кыбырдый, бүлмәнең әле бер почмагына, әле икенче почмагына йөгерешәләр, төркем булып җыелалар, тагын таралалар. Әйтәсе сүзләр шулкадәр күп җыелган, һәркайсы аларны кемгәдер җиткерергә тырыша, әмма кыска арада бу мөмкин түгел. Әнә, ишек ачылып, анда аларның яңа класс җитәкчесе дә күренде. Бөтенесе дәррәү урыннарына утырдылар. Укытучы апа, салмак кына атлап, өстәл янына килде, журналын куйды һәм, балаларга карап, искиткеч тәэсирле тавыш белән шигырь укырга