Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев


Скачать книгу
әллә нинди шикчел-куркыныч уйлар уйлата? Кайда соң ул куркытучы зат? Югыйсә бернинди җен-пәри дә, албасты да юклыгын ул ап-ачык белеп тора. Шул ук көндезге елга буе, көндезге басу, көндезге тау. Көндезгедән артык берни дә юк. Ул шулай икәнлеген белеп тора. Алайса, нишләп курка соң? Урамда ул инде үзен кичләрен йөрергә күнектерде. Бик караңгы урамнардан да шикләнебрәк булса да үтә. Ә менә зират тирәсенә килсә, тәмам коты алына. Әллә ничә мәртәбә, үзенең куркуын җиңмәкче булып, караңгыда зиратка барып карады. Барыбер куркуын җиңә алмады. Ике мәртәбә Акбай белән барган иде, зиратның эченә кермәсә дә, аны әйләнеп чыкты. Тик Акбай белән бит ул! Беркөн зират янына баргач, ул капкасыннан да кергән иде, бер кабер артында әллә нәрсә селкенеп куйды. Ул, йөгереп, ничек өйләренә кайтып җиткәнен дә сизмәде. Тыны-көне бетеп, коты алынып, капкага килеп җитсә, бабасы басып тора. Ислам аны кочаклап алды да кинәт кычкырып елап җибәрде.

      – Улым, ни булды, ник елыйсың? – дип гаҗәпләнде бабасы, аны кочаклап.

      Ислам башта аңлата алмады, үксүен тыялмады. Аннары, бераз тынычлангач:

      – Бабай, мин нишләп куян йөрәк икән? – диде.

      Бабасы Исламны иңбашыннан сөйде:

      – Син куян йөрәк түгел, балакаем, бик батыр егет, – диде ул, аны юатып.

      – Юк, юк, бабай, мин куркак!

      – Нәрсәдән куркасың?

      – Караңгыдан куркам! – диде Ислам.

      Ләкин бабасы аның ни әйткәнен аңлый алмады:

      – Нинди караңгыдан?

      Ислам барысын да сөйләп бирде. Менә хәзер зираттан коты алынып чабып кайтуын да сөйләде.

      – Борчылма, улым, – диде бабасы. – Бәләкәй чакта без дә курка идек. Үзеңне җиңәргә өйрәнергә кирәк. Мин сиңа бернәрсә өйрәтәм. Син бер мәче баласын күкрәгеңә кысып бар анда. Курыкмаячаксың. Зиратта мәетләр, аларның өрәкләре чыгып йөри дигән нәрсәләр – барысы да әкият. Куркакларны куркыту өчен шаян кешеләр уйлап чыгарган аларны. Син бит үзең дә бик шаян малай. Теләсәң, коточкыч нәрсәләр уйлап чыгара аласың. Зираттагы агачларда ябалаклар күп булучан. Алар төнлә бала елаган тавышка кадәр чыгаралар. Моны син күңелеңә беркетеп куй. Һәрбер кош, вак-төяк җәнлекләр тавышыннан куркырга кирәкми.

      Икенче көнне Исламны бабасы үзе озатып калды. Кая барганын өйдәгеләргә әйтмәскә сөйләштеләр.

      – Мин сине бакчадагы утыргычта көтеп торырмын, – диде бабасы.

      Мәче баласы мыекларын, юеш борынын аның муенына терәде, төшәм дип тыпырчынмады, кайчакта гына ишетелер-ишетелмәс тавыш белән «мияу» дип куйды. Менә алар зиратка килеп җиттеләр. Исламның йөрәге кызу-кызу тибә башласа да, ул кире борылу уен читкә куды. Капкадан кергәндә, болыт астыннан ай килеп чыкты. Зираттагы агачларның, рәшәткә, чардуганнарның күләгәләре зәңгәрсу ай нурында шомлы төскә керделәр… «Уһу» дип ябалак кычкырды, аңа тагын ят кош тавышы кушылды. Бөтенесе гайре табигый, тавышларның каян килгәне күренмәгәч шикләндерә иде. Ниндидер олы кошның һавада канат җилпегәне ишетелде, ул, баш очыннан үтеп, әллә агачлар арасына кереп югалды, әллә каберләр өстендәге чардуганнар арасына төште. Исламга якын гына


Скачать книгу