Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
ягыннан атлар пошкырганы ишетелә, дегет исе килә.
Авылда вакытларын исенә төшереп куйды Сабирҗан: урак өсләрендә җилкә аша селтәнеп учма салган чаклары, ындыр табакларында берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй чабагачларны җил уйнатып «дөпе-дөпе» китереп иген суккан вакытлары, ат җигеп йөргән чорлары үзәкләрне өзеп, йөрәкләрне өтәләп, сагындырып куйды…
Иң түрдә сыңар тәрәзәсе белән ишегалдына караган кечкенә өй тора. Хәмит шушы өй турында әйткәндер инде, дип уйлап куйды Сабирҗан. Беренче карашка ул мунчаны хәтерләтә. Ләкин аның мунча түгеллеген Сабирҗан шунда ук төшенеп алды. Чөнки шуның артында ук, алмагачлардан бераз читтәрәк, әйләндермәле кое янында, яңа салынган мунча күренә. Мунча янындагы ачык урында берничә баш умарта да бар.
Каралты-кураны кабат күздән кичергәннән соң: «Әйе, көч түкмичә, бил бөкмичә, монда да әпәй ашый алмассың…» – дип уйлап куйды Сабирҗан.
Ачның күзе икмәктә дигәндәй, Сабирҗан яңадан түрдәге кечкенә өйне караштыра башлады. Яшерен-батырын түгел, Сабирҗанның күңеленә бик хуш килгән бу нәни өй янында гына караңгы тыкрыкка чыга торган тагын бер капка бар. «Хезмәтчеләр капкасыдыр…» дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә.
Сабирҗан бер-ике тапкыр инде үзенең килгәнлеге турында хәбәр салырга, ишегалдына керергә омтылыш та ясап карады. Әмма капка бусагасы аша атлап керергә кыюлыгы җитмәде. Әле дә ярый шулчак баскычлар астындагы зур ишектән, кулына елкылдап торган таш савыт тотып, бер хатын килеп чыкты.
Сабирҗан үзенең капка төбендә торганлыгын белдерү нияте белән җәһәт кенә тамак кырып, тавыш биреп куйды. Хатын туктады, ярым ачык капка артында торган Сабирҗанны баштанаяк күздән кичерде. Аннары, бу вакытлы-вакытсыз йөргән кешенең әллә ни шикләнерлек урыны юклыкка төшенгәч, бернинди тартынусыз-нисез:
– Сезгә ни кирәк?.. – дип сорады.
Сабирҗан, әйтәсе сүзен әйтеп өлгерә алмаудан курыккан кеше сыман ашыгып:
– Мине… мине чакырганнар иде, – диде.
– Кем чакырды?
– Хәмит чакырды… Күрәсе иде үзен.
Хәмит исемен ишетү белән, бу таза хатынның, бәлки, кырыслыгы кимер, йөзе ачылып китәр дип көткән иде Сабирҗан. Юк, ачылмады. Болай да ачулы йөзе тагын да кырысланды. Аннары ул:
– Хәзер… – дип әйтте дә әле генә чыккан ишектән кире кереп китте.
Күп тә үтмәде, шул ук ишектән Хәмит килеп чыкты. Аның әле генә табын яныннан кубып чыкканлыгы күренеп тора иде. Авызындагы ризыгын чәйнәп йоткач, калын иреннәрен сөртте дә:
– Ә-ә!.. Килдең дәме, якташ? Бик яраган… – диде.
Ул әле генә җелекле сөяк кимергән булса кирәк. Мыек чылгыйларына, эренгә охшап, майлы ит кисәкләре эләгеп калган. Ансыз да калын, итләч һәм һәрвакытта да юешләнеп торган иреннәре җете кызыл булып янып тора. Һаман да нәрсәдер чәйнәгәндәй итеп, төк баскан яңак сөякләрен уйнатып алды да сыңар учы белән яман каты итеп иреннәрен сыпырып сөртте. Сабирҗан, аның бераз алгарак чыгып төртеп торган юеш иреннәренә карап алу белән, ирексездән авылдашының тагын Шулпалы