Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
кереп баскан теге хатын, уңга-сулга карамыйча, башын түбән игән хәлдә, капкага таба якынлаша башлады. Байбикә аңа:
– Игелексез!.. Шушы булдымы рәхмәт әйтүең, ә?.. – дип кычкырды.
Хатын туктады, байбикәгә ачу белән карады.
– Нәрсә өчен?.. – дип сорау белән җавап кайтарды. – Көнне-төнне белмичә ничә еллар буе тир түктерелгән өченме?.. Шушы нигезгә яшьлегемне биргән өченме?.. Иремне гарип итеп калдырганыгыз өченме?.. Җелегебезне суырдыгыз. Инде тәмам аяктан егып, урамга куып чыгарасыз… Шуның өчен рәхмәт әйтергәме сезгә?!
– Алаймыни әле!.. – дип җикеренде байбикә. Зәһәрлеген көчкә-көчкә генә тыйган хәлдә дәвам итте. – Алайса бар, юлыңда бул. Яхшырак җирне эзләп кара…
– Тапмасак, ачтан үләрбез!..
– Бәлки, анда-монда жалу белән барырга телисеңдер?
– Юк, бармам! Болай да тончыгырсыз әле… Бу күз яшьләре, бу җәберләүләр бер чыкмый калмас.
Байбикәнең ачуы йөзенә бәреп чыкты. Үз ачуына үзе буыла башлады. Әмма тынычлыгын җуймаска тырышты. Бу башбирмәсне мыскыл итәргә уйлады булса кирәк, таланган кеше кебек:
– Әй, кайсыгыз бар анда?.. – дип кычкырып җибәрде. – Күрмисезмени, көпә-көндез талый бит… Кем бирде аңа ул киезне?.. Ун ел буе җилкәбезне кимереп яту җитмәгән, хәзер инде төяп тә китмәкче буламы? Һәр килмешәк әйбер төяп китә башласа, каккан казыгың төтмәс монда. Безгә дә мал бит сыйпап кына килми…
Бу хәл теге хатынны миңгерәүләндергәндәй итте. Битенә ут капты. Ул, әлсерәгән кеше кебек, еш-еш сулыш ала, күзләреннән ялкын чәчә, әмма сүз әйтә алмый иде. Гүя аны бу минутта нәрсәдер мәрхәмәтсез рәвештә буа, иркенләп сулыш алырга бирми.
– Ни сөйлисең син?! Әстәгъфирулла!.. Ходайдан курык, ичмаса. Ачтан үлсәк үләрбез, әмма кеше әйберенә кагылмабыз. Бу нахак сүзләрең өчен, илаһи, булган байлыгыңның, мал-мөлкәтеңнең кадерен-рәхәтен күрмә!..
– Һай, Алла! Аһ, тәкәббер хәерче! Ул да әйтте сүз! Бүре каргышы аюга төшкән, аюның к…те тубалдай шешкән, ди…
Бөтен ишегалды тавыш, талаш, тиргәш белән тулды. Моңарчы күпме гомер кичереп тә яхшы-яманнан сүз дә әйтмәгән хезмәтче хатынның кинәт күтәрелеп бәрелүе байбикәне тәмам аяктан ега язды. Ул шартлар дәрәҗәгә җитте. Рәхимсез, шелтәле тавыш белән тезде дә тезде:
– Аһ, затсыз! Аһ, догасыз ач әрвах!.. Нәрсә күреп битсезләнәсең әле?.. Күрче, бу телле бетне!.. – Зәһәрләнепме-зәһәрләнде байбикә: – Кара син аны, ә! Рәхмәт әйтеп, кешечә саубуллашып чыгып китәсе урында әрепләшеп, телләнеп, сүз көрәштереп торган була бит әле. Әҗәтханәләр!.. Җир битләр! Ач әрвахлар! Әнә берьюлы теге паласны да алып салмыйсыңмы тагын?.. – Ул ялык-йолык йөзекләр уйнап торган бармагы белән бакча рәшәткәсенә эленгән өр-яңа, гаять зур, эре бизәкле паласка күрсәтеп алды.
Бу хәлләрнең барысын да күзәтеп торган Сабирҗанның күңеле сызып, җаны сыкрап куйды. Иртә якта гына әле ул Хәмиттән байбикәнең рәхимсезлеге, каты бәгырьле булуы турында ишеткән иде. Әмма бу кадәр үк булыр, дип башына да китерә алмаган иде. Бу күренеш чын-чыннан пошаманга төшерде аны. Җитмәсә тагын, монда килергә теше-тырнагы белән