Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
да, муенчаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән тамак кыңгыраулары, шундук берничә төрле шөлдерләр… «Әйе, дип кабат уйлап куйды Сабирҗан, монда эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел икән. Кырыкмаса-кырык әйбер, сбруйларны гына күр син. Аларның бит һәркайсы төзек, һәркайсы көйләп-җайлап куелган булырга тиеш…»
Шактый йөрделәр, бары тик олы, яшелгә буялган тимер ишекле таш келәткә генә кермәделәр.
Борыннарны кытыклап, җәйге челләнең тымызыгын үзендә саклаган печән исе аңкып торган бөркәү астына кергәч туктадылар. Шундук яссы такталардан тезелгән ятак та бар. Хәмит кулы белән ишарә ясап, бераз утырып торырга кушты. Сүзе булгандыр, ахрысы. Әмма әңгәмә корып җибәрергә өлгермичәрәк калдылар. Нәкъ алар турында, стена артында гына, кемнеңдер дөпе-дөпе китереп нәрсәдер каккалаганы ишетелде. Хәмит түзмәде, кычкырып сөрән салды:
– Әй, чак кына сабыр итеп булмыймы?
Җавап, ничектер, үчекләшергә җыенган сыман яңгырады:
– Юк булмый. Эш көтми…
Кылый Хәмит дәвам итте.
– Колак төбемә үк килеп дөпелдәтмәсәң соң…
– Башка җиргә күчегез соң.
– Бәлки, мин ял итә торганмындыр…
– Ә мин эшлим!..
Шуның белән әңгәмә өзелде.
Сабирҗанның кем ул дигән сораулы карашын абайлаган Хәмит болай диде:
– Бер хезмәтче инде. Аерма тик шунда: байбикә ягында эшли. Шуңа аркалана. Йортта бер нәни кызчык та бар. Аны карау да бу җүнсез кәнтәй вазифасына керә…
– Үз кызларымы?
– Юк. Соңрак барысын да белерсең әле.
Шуннан соң Сабирҗан:
– Кайта торыйм әле булмаса… – дип, урыныннан күтәрелде.
Сабирҗан артык сүз куертып тормады. Ишегалдыннан үтеп, урамга чыкты да кызу-кызу атлап китеп тә барды.
Хәмит:
– Ястү тирәләренә килеп җитәргә тырышыгыз, – дип кычкырып калды.
Кичен Хәмит каршы алды аларны.
– И, нинди зур кызыгыз бар икән!.. – диде ул, бала алдында чүгәләп.
– Зур инде хәзер… үсте.
Гөлбану башта куркудан каушап калгандай булды.
– Курыкма, курыкма, кызым… Хәмит абыең ич бу, – диде әтисе. – Әйбәт абый… Иң элек исәнләш. Исәнме, Хәмит абый, диген.
Хәмит үзе Миңлегөл белән исәнләшә иде инде:
– Исән-сау гынамы, Миңлегөл!..
– Хәзергә ару иде әле…
– Рәхәткә чыккансыз икән, ә! Тәки кала кешесе булып киттек дисез, алайса?
– Шулай язгандыр инде…
– Әйе! Язмыштан узмыш юк шул…
Хәмитнең ниндидер кинаяле итеп әйткән сүзләрен ишетү, үзенә төбәлгән әрсез күз карашларын тою Миңлегөлне әллә нишләтеп җибәрде, күңелен яңадан борчулы шом биләп алгандай булды. Баягынак монда килергә чыкканда, Миңлегөл ничектер аягы тартмавын, ниндидер көтелмәгән күңелсез хәл булачагын күңеле белән тоюын, жалуния дә билгеләмәгәч, кеше кулына карап торуларының бик тә яман булачагын иренең колагына салган иде. Барыннан да элек, шушы бәндә белән бер түбә астында булырга теләмәвен дә әйткән иде ул.
Аларны