Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
кебек, бормаланып-сырмаланып яткан коры елгалар, чокыр-чакырлар сузылган. Тагын да арыдарак шул киңлекнең түрендә зәңгәрләнеп урман күренә. Шуннан бераз уңдарак зәңгәр ахак төсле инеш буасы ялтырап күренә. Шул буа буена бер авыл утырган. Өйләренең салам түбәләре ерактан зур йонлач бүрекләрен батырып кигән адәм башларын хәтерләтәләр. Тәрәзәләре – күз чокырлары… Авыл ягыннан бәрәңге сабагы янган ис килә.
Рәхәт иде Асылханга. Күңеленең пакьләнгәннән-пакьләнә баруын тойды ул. Өеннән чыгып китеп, кала шау-шуыннан ерагаеп, табигать куенына чуму белән, һәрвакытта да шундыйрак хис яулап ала аны.
Асылхан тирә-якка күз салды да кабат хәйранга калды. Күрче, зинһар, нинди үзгәрешләр! Вакытның тиз үтүен генә күр син.
Кай арада җәй үткән дә
Күрче, зинһар, көз җиткән!..
Тирәнтенрәк уйлый калсаң, вакыт түгел, кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган һәм һични белән чагыштыргысыз, һичнинди бәһасез байлыгы – гомере үтә ләбаса!
Тирә-юньдә көз хакимлек итә. Ел фасылларының иң матур, иң моңсу, иң самими, йөрәкне сагышка сала торган чак. Көзнең мондый вакытын яшь аралаш елмайган бер мәл белән чагыштыралар. Сәер дә, серле дә, гүзәл дә…
Шулай як-якка каранып торган арада, тагын бер хикмәтле күренешкә игътибар итте Асылхан. Көзге ут капкан әрәмәлекләр өстендә ниндидер җанлы пәрдә җилфердәп-җилфердәп алган сыман булды. Бик тиз төшенде ул: өер-төркемнәргә тупланган вак кошлар, шулай очып, олы сәфәргә чыгар алдыннан канатларын яздыралар икән. Вакыты шундый. Әгәр дә игътибар беләнрәк тыңласаң, төрле кош-корт тавышыннан тирә-юнь гөрләп тора. Кошлар күптөрле булган кебек, аларның туган якларыннан китү рәвешләре дә үзгә. Кайберләре япа-ялгыз гына сәфәргә чыгалар. Андыйлар, гадәттә, эре-саллы булалар, тавыш-тынсыз гына очып узалар. Күпчелеге олы булмаган төркемнәргә берләшә. Челән-торна ишеләр, кәрваннар булып, биеклектә тере «өчпочмаклар» ясап очалар. Шулай иткәндә, һаваны ярып баруы җиңелрәк, янәсе.
Бая Асылхан игътибарын җәлеп иткән кошлар өере дә каядыр китеп юк булды. Карлыгач яки керәшә ише кошлар булгандыр, дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә. Чөнки нәкъ шул кошлар безгә иң соңарып киләләр, көзлектә дә иртәрәк китү хәстәрен күрәләр.
Җәй буе яшеллеккә күмелеп утырган урман-кырларда, август керү белән, акрынлап сары төсмерләр чагыла башлый. Арыш, арпа, бодай кырларында ялтырап калган камыл, үзәнлекләрдә рәт-рәт тезелеп киткән яшькелт төстәге печән эскертләре – болар бар да җәйнең чиге җиткәнлекне кисәтү билгеләре.
Әмма җәй әле дәвам итә. Тормышның дәвамы буыннар чиратлашуында чагыла. Әнә спас яңгырларыннан соң бердәм тишелеп чыккан җете яшел арыш уҗымы, яңалыкка юл яргандай, киләсе ел уңышына булган якты өмет-хыялларны кузгатып, ераклардан күз явын үзенә тартып тора.
Бернәрсәгә бик яхшы төшенде Асылхан: калада ут йотып, кая барып бәрелергә белмичә иза чигә, җаны йончый башлау белән, табигать куенына, сахрага чыгып китү ягын карый ул. Ничәмә-ничә еллар үтүгә дә карамастан, тормышына җаны ятмады аның. Хикмәт дөньяларның җитенке булуында гына түгел икән шул.