Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова
бездә очрый әле. Син дә шуларга кызыкмыйсыңмы? Күккә йолдыз төсле атыласы иде дип, син дә ашкынмыйсыңмы? Күрегез дигәндәй, җиһанны сискәндереп, йолдыз матур атыла, һәркемне уйландырып, сокландырып ала… Әмма атылгач та, үзеңнең кара күмер төсендәге хәлеңне күрергә көчең җитәрме? Шәт, ни әйтергә теләвемне аңлыйсыңдыр. Күргәзмә оештырып, премия ягын кайгырту – бакчаңа утырткан алмаларның өлгерүен дә көтмичә, яшел килеш җыеп алу белән бер. Күп картиналарың әче алма төсле, йөзне чыттыра. Комиссия әгъзалары арасында мин иң бәләкәе. Шулай да сине коткарасым килә. Тукта, Әнәс! Ашыкма, Әнәс!»
Җаббаров җан ачуы белән килеп ишекне тартты.
«Ни хакың бар мине… мине өйрәтергә?» – дип кычкырмакчы иде, ул моңа инде әзер иде, ләкин бу юлы уен өздереп әйтергә күнеккән теле нигәдер көрмәкләнде. Тузанлы төргәкләр эченә күмелгән кызны күргәч, әллә нишләде Җаббаров. Гайрәте кызгану белән алмашынды. Тар, кысан чоланның тынчу һавасы тамакны өтә иде.
Кыз да сискәнеп башын күтәрде һәм бөтен буена калкып торып басты. Шул арада Җаббаров аның гәүдәсен, үсмер балалар гына кия торган саргылт күлмәген, калтыраган нечкә бармакларын күреп өлгерде.
Җитмәсә, шул мәлдә генә киштәләрдән идәнгә төргәге белән иске кәгазьләр коелды. Очты тузан, купты мәхшәр, Җаббаров ирексездән артка чигенергә мәҗбүр булды.
– Гафу итегез! – диде ул. – Гафу итегез, ишекләрне бутаганмын.
Куркып чигенгәндә, Җаббаров кызның тутырып ачылган зур күзләрен генә күреп өлгерде. «Тукта», – дип ялвара күзләр. Тик Әнәс бу күренештән айнырга көч таба алмыйча чыгып китте. Табигый урманнардан шәһәрдәге ясалма паркларны артыграк күргән Җаббаров хатын-кызларның да бөтен рәвешен китереп бизәнгән-ясанганнарын яратарак төшә иде. Гәрчә рәссам булса да, ни өчендер табигый матурлык аңа ят иде.
«Хәерсез бала. Иртән генә бәхетле идем бит, кәефемне бозды. Тернәкләнәм дигәндә генә аяк чалмакчы! Минем кайбер картиналарда җитешсезлек бар икән, заман гаепле. Акча да кирәк, акча да! Җитми акча! Мин бит патша хисабына яшәгән рәссам түгел, үз көнемне үзем күрәм. Уңга чәчеләм, сулга чәчеләм: дуслар сыйлыйм, эшләр җайлыйм. Дан, имеш, шөһрәт, имеш. Берәүнең дә дан белән шөһрәттән качканы юк, һәммәсе дә шуңа омтыла. Ә миңа ярамый, имеш. Мин кемнең хаталардан гали заты әле? Төкерәм акыл сатучыларга! Мин бу хатны укымадым, бетте, вәссәлам», – дип тынычланмакчы булды Җаббаров.
2
Рәссамнар йортында аның борчуларын уртаклашырлык кеше юк иде. Хәер, Җаббаров эч серен дусларыннан да яшерде. Ул бары тик йөрәге һәм акылына гына таяна, үзеңнән кала ни туганнарыңа, ни дусларыңа ышанмаска кирәк дип саный иде. Эч пошканда, ул Мөнирә атлы хатынга барып утыргалый. Мөнирә аны көндез дә, төнлә дә көтә, кайчан кермә, ачык йөз белән каршы алыр, тәмле теле белән сайрый-сайрый тиз-тиз генә табын әзерләп куяр иде. Хәйләкәр үзе, ир затын мең асыл җеп белән бәйләр, мөгаен, хатын-кыз заты кырык яшьтә генә шулай остарып җитәдер.
Мөнирәнең бусагасын атлап керү белән, бая Җаббаровны алҗыткан уй-кичерешләр томандай