Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова
ник көн күзендә кайтмадың? Ник кача-поса төнлә йөрисең? Эзне юа, дип тә кинәнеп утырасың әнә…
– Җит-те, – дип теш шыгырдатты ир. – Ирең исән-аман бусагаңнан атлап кергәнгә шатланмыйсыңмы әллә? – Карачкы, тәмәке төпчеген ачу белән мичтәге көлдә изә-сыта сүндергәч, аңа таба борылды. – Керпедәй инәләреңне тырпайтма, барыбер кадалмыйбыз. Төрмә узган безнең башлар. Нәстә, хәзер ирең дип санамыйсыңмы, ә? Сиңа әйтәләр, кабак баш…
Хатын дәшмәде, аны эчтән калтырау биләп алды.
– Өч елда оныткансыңдыр да, шәт. Кая, кая… – Ир, мүкәләп килеп, шырпы сызды, аның йөзен яктыртты һәм, авызыннан сасы ис бөркетеп: – Әһә, син чәпчим картаймагансың икән, гел мин калдырып киткән килеш, – диде. – Күзеңдә пәриләр туй ясый. Алай-болай мыеклы абзыкайларны ияләштермәгәнсеңдер бит, ә? Сез булдырасыз аны, юха еланнар, чалбар салдыручы азгын шайтаннар! – Карачкы сүгенде дә учлап хатынның йөзен тотты. – Җә, иреңнең күзенә кара әле. Кара, дим, иреңә, җә!
Хатын, калтыравын көчкә басып, ярсып пышылдады:
– Әйтмә «ир» дигән сүзеңне! Син минем ирем түгел! Түгел! Ник туры Әсмаңа кайтмадың. Аның түшәгеннән торып чыгып киткән кеше бит син.
– Аңардан киттем өтермәнгә, ә сиңа кайттым, чөнки дә никахым синнән. Әсмабикә булса, бәхетеннән ими башын чәйнәп өзәр иде.
– Бар, өзсен, бар. Яңгыр туктауга чыгып кит. Таң атканны да көтмә. Ирекле башка кайда да ирек.
– Ирек, ирек, – дип үртәлде ир, әйтерсең аның башына чүкеч белән суктылар, ул юашланып калды. Кулын хатынның йөзеннән алды, алды да авыр сулады һәм мескен тавыш белән: – Их, Җәмлә, – диде. – Безнең иреккә туенган юк шул әле. Дөньясы да өтермән белән бер.
– Ниче-ек? Чыгардылар, дидең ич!
– Качтык без Садыйк белән икәү. Дол-лой өтермәннәре, долой!
– Качтыгыз?!
– Җә-җә, егылып, маңгаеңны карават читенә бәрмә. Искитәрлек нәмәстә ишеттең әле?! Дөнья шундый ул, бәгырь кисәгем, синең мич уентыгындагы казаның кебек кайный, таша, түгелә. Төрмә дә шул дөньяга охшаган: берәү анда барып керә, икенчесе чыга, өченчесе суелып үлә, дүртенчесе кача. Менә без табан ялтыраттык, качтык, ягъни мәсәлән. Чөнки дә без ирек һавасы сулап яшәр өчен туган халык. Кая, кил, бер яратыйм үзеңне. Кайтканнан бирле кул тидергән юк…
– Кит! – Хатын, җитез тиен кебек, караватның икенче башына сикерде. – Кычкырам, кагыл гына, – диде ул, мендәрләрне ишеп төшерә-төшерә. – Кешеләр җыям!
– Чү, әкрен, тиле баш! Синнән моны көтәрсең дә. Һаман шул аңгыра сарык икән. Ни кыйнап та, тәки рәткә кермәдең. Бир мендәр, сырма, мин идән астында йоклап алам. Сиңа шундый закун чыгарам: кеше-фәлән килсә, борча кебек өй бетереп чапма, тыныч кына утырып сөйләш. Будто Идрис синдә түгел. Сизенмәсеннәр, дим. Иртә белән алга таба ничек эш йөртергә икәнен киңәшләшербез. Йокла, Җәмлә.
«Ничек инде бу? – диде хатын, Идриснең сүзләрен башына сыйдыралмыйча. – Аның минем йортыма аяк басуы бер бәла булса, куян кебек посып ятарга җыенуы мең бәла түгелме соң? Төрмә хәтле төрмәдән качып! Билләһи, моны исәп-хисап кылырга акыл җитми. Әллә мин, чынлап та, аңгырамы? Аңгырайттымы әллә Алла