Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова
эчәр идең, туганым апа.
– Иртән эчкәннәр дә эчәккә төшеп җитмәгән әле. Ач кибетеңне җәтрәк. Бара торам, тоз кирәк миңа.
«Менә хәзер үз өеңдә куркып яшә! Иркенләп сулама, каты басып йөрмә, кычкырып сөйләшмә! И бер Ходай…»
– Ул шайтан таягы апаңны үзеңнән биздер, – диде барысын да ишетеп-тыңлап яткан Идрис. – Аның борын тыкмаган җире юк.
– Килгән кешене куалмам инде! Син үзең тизрәк китү җаен кара. Яшәтмә мине ут белән су арасында! Яшәтмә ишек-капкалар бикләтеп!
– Чәрелдәмә, тиле хатын! Урамга ишетелер. Кайчан табан ялтыратырга икәнен синнән сорамам. Әлегә миңа монда да рәхәт: тамак тук, өс бөтен, кендектән чыга төтен.
Түренә менеп көлеп утырган шушы бәндәдән дә җирәнгечрәк зат дөньясында юк иде. Ничек Җәмилә аның белән кыйнала-сугыла гомер чиккән дә ничек бергә ятып йокларга чирканмаган?! Тун түгел шул, адәмнең эчендәгесен әйләндереп карыйм димә. Тун түгел. Күз сукыр булды микәнни ул чакларда?! И Тәңреләрнең Тәңресе, арала, арала бу көектән, берүк арала!!!
Хатынның инәлеп-инәлеп йөрәге кычкыра иде. Шапыр-шопыр аш чөмергән Идрис, күз кырые белән аны күзәтеп:
– Кибеттә идән юасыңдыр, Җәмлә? – диде.
– Сатам, – диде хатын, теләр-теләмәс кенә җавап биреп.
– Синме, кодагый?! Шулпаланган миең белән чут төймәсе тартасыңмы? Мең кат ялгышыпмы?
– Син төрмәңдә кандала симерткәндә, мин акча санарга өйрәндем.
– Күрәм, телләшергә дә остаргансың, Җәмлә. Элек авызыңда амбар йозагы иде. Алай җәелеп авыз чапылдатма әле, кодагый. Минем исемне дә кушып җибәрмәгәең. Чамалап кибетеңдә, чамалап сөйләш. Тоттырсаң, үзеңне теге дөнья фәрештәсе дип сана. Башта сине, аннан үземне чәнчим. Без зәһәр Фәхретдин кавеме! Бабайның беренче хатынын ничек суйганын сөйлимме? Әһә, тыңлыйсың килми, өркәсең. Котың ботыңа төште. Бар, тай кибетеңә. Кайтканда, ике-өч «чистай малае»н сумкаңа тыгарга онытма. Бүген төнлә, мөгаен дә, туй ясарбыз, яңадан никах яңартырбыз, Җәмлә карчык.
Җәмиләнең тыны кысылды. Нәрсә лыгырдый төрмә чыпчыгы?! Шаяртамы, көләме? Юк, шаяртмый, чынлап сөйләшә. Тәүбә, тәүбә, никах яңартудан Алла сакласын! Шушы бәндә якын һәм кадерле булса, ул аны кайтып кергән минутында ук, уртак түшәк җәеп, назлап-иркәләп йоклатыр иде. Яраткан тәкъдирдә барыбер ич: төрмәдән качса ни дә, качмаса ни.
Ә сатуның рәте-чираты булмады. Өченчекөн генә алтын алкалар кайтарганнар иде, авыл хатыннары берсен берсе уздырып алка сайлаганда, ул, уе белән очып, өенә кайтып китә, уе белән идән астыннан Идрисне тартып чыгара, уе белән аны куалый башлый иде. Әгәр Җәббар очрамаса, бәлки, ул болай чәбәләнмәс, мин күрәселәрне бүтәннәр күрмәс дип, ачы язмышына ризалашып, баш-аягы белән Идрискә буйсыныр, карусыз гына ир кушканнарны үтәр иде. Бәлки… Һай, дөнья! Аның да яктысы бар икән шул. Кара томан эчендә йөзгән Җәмиләнең дә сукмагына ай нуры төшәр көн бар икән. Шуңа курка ул хәзер. Үткәннәр, әйләнеп кайтып, бәхетен кисмәсен дип хафалана, ир дигән ят бәндәдән тизрәк котылырга тели. «Куам» дип гайрәт чәчү генә аз. Чир бит ул, чир! Синең тәнеңдәге һәрбер күзәнәгеңә кереп тулган яман чир. Әнә ул ничек кенә икесен