Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова
килмешәкләре, телегезне дилбегә буе озайтмагыз, бөкрегезнең бөкресен турайтырмын, турыгызның төз гәүдәсеннән көянтә бөгәрмен.
Шул чакта акылга сай каенсеңел яртылаш бөгелеп өйдән чыкты.
– Абый, – диде ул, еламсырап. – Син бая чыбыркы түтәсе белән аркама төйдең-төйдең, ә бөкрем никтер тураймады.
– Кансыз, – диде Җәмилә, каенсеңлесен кызганып. – Ичмасам, бу гөнаһсыз балага кул күтәрмә. Нинди ачуларыңны аласыңдыр?!
– Сез кыз-катын сәләмәсен чүплеккә себереп түгәсе.
– Әсмабикәне генә калдырып. – Хатын телләшә башлавын сизмәде.
– Җанашны күрмәгәнгә утыз көн, – диде Идрис, күз дә йоммыйча.
– Утыз минут диген. Абзарда кемне кысканыңны оныттыңмы? – Җәмилә, ире йодрыгын төйнәп өстенә ташланганчы, тезеп калырга ашыкты: – Сөйлиләр, көлеп сөйлиләр сезне. Көннән күзегез дә оялмый икән. Төнлә нәфесегезне очлагыз хет, кешедән яшеренеп.
Шаккатарлык хәл, Идрис сукмады. Ачудан кашлары маңгаена сикереп менсә дә, ат җигүен белде.
– Ирләр эшли торган эшнең оятын тапкан берәүсе. Тфү, анаңны! – диде ул, сүгенеп. – Әсма белән булышма да, ярышма да син. Үзеңнең кем икәнеңне чамала да тик тор.
– Кем соң мин? Әйтеп бетер.
– Чүп, – диде ир, төкеренеп. – Сиңамы Әсмага тиңләшергә! Аны ярсаң, өч хатын чыга.
– Шуңа гына өйләнәсең калган, абый. – Бөкре каенсеңел аркасының авыртуын онытып көләргә тотынды. – Өч хатын эшләр иде йортта, ату килен апа белән икәү генә өлгермибез. Өч хатын белән чиратлашып йоклар да идең.
– Прәс, бөкре мәче, олы кеше сүзенә катышма.
– Синең сүзең олы кеше сүзе түгел, – диде кимсетелүдән җаны әрнегән Җәмилә. – Адәм актыгы гына хатын-кыз хурлый.
4
Күзе-башы җимерелгән ир аны ишектән кергәндә үк чәйнәп атты:
– Төн ката кайда себерелдең, эт сыңары? Мин төрмәдә чакта гүпчим тугарылдыңмы әллә? Буып күлгә батырасы әнчек!
– Печәнлектә йокладым, – диде Идриснең кесәсеннән пычак тартып чыгаруын күреп өне алынган хатын. И Раббым, Фирдәвесне ире Сәгыйт баскыч төбендә суеп ташлаган иде бит… Классташ Фирдәвесне… Туганыннан көнләшеп… Бу да… имансыз… Кычкырырга да өлгермәссең… Күрше-күлән дә ишетмәс… – Берүзем йокладым, – диде аркасына тир бәргән Җәмилә. – Берүзем, ялгызым…
– Берүзең түгел, черегән ми! Сыер белән, – диде Идрис, пычагын кире кесәсенә шудырып. – Сиңа кем карасын?! Катыкка буяп ыргытсаң, ни ач эт тә яламас. Мин ир исе иснәтмәсәм, бөрешеп картаер идең. Хәер, тукта, тукта, кичәгенәк күземә матур сымак күрендең. Ну-ка, бырат! – Карачкы күзләре белән аңа кадалды. Авызы колагына хәтле ерылды. – Минсез яшәү килешкән димме. Тәнеңә ит кунган димме. Гәүдәңнең сылулыклары дим, ә, карчык? Йә, кил әле.
Җәмилә аны кулы белән этәрде:
– Капкада кеше бар!
Качкын, йомран кебек, җитез генә «оясы»на чумды.
Капка белән җил генә шаяртып уйный иде. Хатын иркен сулады һәм, идәнгә иелә төшеп:
– Синең капчыгыңда нәмәстә ул? – дип сорады.
– Тимер-томыр, – диде астагы тавыш.
– Алтын-мазар