Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова
җибәрде:
– Идри-ис!
Ир, каушап, Әсмабикәсен аягына бастырды. Шунда гына шашкан хатынын абайлады.
– Син икән, тәре бугаз. Яхшы чакта ычкын! Мин Әсмага йортка кердем. Кире кайт!
– Җүнле ир хатын эзләп йортка керми. Әйдә, кайт, хур итмә башларымны. – Җәмилә чемоданга барып ябышты. Әйтерсең чемоданга ире һичшиксез иярәчәк иде.
– Ычкын, диләр, Җәмлә!
– Колагыңа мамык тыктыңмы әллә, аңгыра, – дип, үрдәк кебек чайкалып, баскычтан сөяркә дә төште. – Идрискәем белән без яшьли сөештек. Кыз кешегә өйләнәм дип, әзрәк кәпрәясе килеп кенә сине алганые, чүт кенә кыз кеше белән яшәсен дип биргәнием аны. Җитәр, яшәдең, инде минем чират.
Боларны куркыныч төш кенә дип уйлап, яшь хатын ботын чеметте, чеметкән җир авырта иде.
– Идрис, акылдан язма! – Җәмилә иренең аягына егылып, тезләреннән кочып ялына-ялвара башлады. – Кайт, җаным, зинһарлап сорыйм, кайт. Колың булырмын, төнге шәүләң булырмын. Бер алларыңа, бер артларыңа төшеп кадерләрмен. Син минем хәләл ирем ләбаса!
– Тай моннан! – Идрис аны тибеп очырды да чемодан белән бар көченә китереп сукты. Катыргы тартманың биге ычкынып, җиргә күлмәк-ыштан, акча һәм… Җәмиләнең кыз чактагы алка-беләзекләре, муенсалары сибелде. Җебе шартлап өзелгән кызыл муенсаның вак-вак төймәләре тузанлы чирәм арасына тәгәрәште.
Катты да калды яшь хатын, маңгае тишелеп, кан агуын да сизмәде. Болай тетрәнгәне юк иде әле аның.
– Миңа, миңа! Идрис бүләге, кияү бүләге, – дип, Әсмабикә, мүкәли-үрмәли, төймә-беләзекләрне җыярга кереште.
Җәмилә, аңына килгәндә, бакча коймаларына тотына-тотына тыкрыктан кайтып бара иде. Ул өйгә кермәде, аңгы-миңге хәлдә, томан эчендә йөзеп, кыр ягына таба атлады. Кайнар йөзенә кичке тымызык җил бәрелде, әз генә айныта башлады. Тик күз алдында һаман җиргә сибелгән төймәләр тәгәрәшә, һәр төймә әйтерсең әрнүле күз яшенә манчылган.
Олы юл кырыена чүмәшкән хатын битен каплап калтырый-калтырый елады. Маңгаеннан агып төшеп, ике каш арасында укмашкан кан, яшь белән чыланып, бөтен йөзен буяды. «И изге Аллам! – диде ул. – И изге Аллам!» Бүтән сүз әйтә алмады. Аннан, торып, юл буйлап китте. Нәкъ шушы сәгатьләрдә райүзәктән Җәббар Сафин кайтырга тиеш. Нигә аңа табан каршы бара соң ул? Әйе, киңәш сорарга уйлый. «Ирем бүтән хатын белән яши, безгә законлы аерылырга кирәк, гаризаны кемгә илтим?» – дияр. Хәер, кемгә илтәсен үзе дә белә инде… Ярар, башка сәбәп табар. Мәсәлән, йорт-җир турында. Җәмиләнең нигезе тузган, ызбасы ишелгән, бер келәт кенә таза-сау. «Идриснең йортыннан кусалар, кая барыйм?» – дияр. Юк, алай да димәс! Берничек тә димәс. Аңа хәзер сорау да, киңәш тә кирәкми, аңа хәзер Җәббарның, көлеп-елмаеп: «Исәнме, Җәмлү-Җәмилә?!» – дип эндәшүе генә кирәк. Кил, диде ич, ярдәм кирәксә тартынма, диде. Менә килә, үзе каршы килә…
Узган-барган шофёрлар кычкыртып үтте. Туктарга йөрәкләре җитмәде бугай, яланаяклы хатынның йөз-кыяфәте имәнгеч иде.
Ул ерактан ук нокта хәтле генә күренгән мотоциклны шәйләде. Нокта, зурайган саен зураеп, аңа якынлаша иде.
Җәббар