Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов


Скачать книгу
ачып салмый. Әмма өлкәннәрнең нәсыйхәтеннән яшь галим «30  нчы еллар «сират күпереннән» ничек болар исән-сау уза алды икән?» дигән сорауга җавап таба һәм ул чорны кичергән кешеләр язмышына, эшчәнлегенә сак килергә кирәклеген аңына сеңдереп кала.

      Без бу җыентыкта дистә еллар буена Казан университетының Татар кафедрасын җитәкләгән, Миркасыйм абыйга фән юлына фатиха биргән профессор Хатип Госман турында бик тәфсилләп язылган истәлекне күрәбез. Үзенең остазы итеп санаган галимнең холык-фигыле, эшчәнлеге, укучысының кечкенә генә уңышына да куанып, рух биреп, очындырып кабул итүе хакында тормышчан мисаллар белән җентекләп, үтә ихтирам белән язылган очеркларның берсе бу.

      Миркасыйм ага үсмер чактан ук әдәбият белән кызыксынган, үзе дә шигырьләр язып караган. Шуңа күрә аңа язучы-әдипләр дөньясы аерата якын. (Юкка гына ул татар канлы кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов әсәрләре белән «саташып» йөрмәгән…) Ул үзенә тормыш сабаклары биргән, дөньяга фәлсәфи күзлектән караган Аяз Гыйләҗев, мәгънәле паузалар белән сөйләшә торган морза, тиңдәшсез югары сәнгатьле тел белән иҗат итүче Әмирхан Еники, Европада сәяхәт иткән чакта Эйфель манарасыннан «Татар теле» дигән атаклы шигырен Париж өстенә яңгыраткан Наҗар Нәҗми, нәшриятның алыштыргысыз редакторлары: гаҗәеп тел белгече, эрудит Рәис Даутов һәм Татар мәҗмугасының беренче тасвирламасын төзегән Рәшат Гайнанов, тапкыр сүз остасы, йөгерек акыллы, халык зирәклеген табигый үзләштергән Илдар Юзеевлар белән якыннан аралашкан һәм тирән хөрмәт белән сугарылган хатирәләрендә аларны хәерхаһлы искә ала.

      Җыентыкка кертелгән тагын бер бәйләм очерклар үзәгендә төрле өлкә-тармакларда исем казанган, мәгърифәткә, мәдәнияткә мәгъсуманә хезмәт иткән шәхесләр: яшь Миркасыймны Казан университетының беренче археографик экспедициясен оештыруга җәлеп итүче, егерме биш ел дәвамында бу саваплы шөгыльне дәвам итәргә аңа этәргеч-фатиха бирүче талантлы тарихчы, Казан университеты профессоры, Ватан тарихы кафедрасы мөдире Шамил ага Мөхәммәдьяров, күренекле галим, татар китабын өйрәнүгә ныклы нигез салган әтрафлы монографияләр авторы Әбрар ага Кәримуллин, авторның сабакташы, гомерен рухи мирасыбызны җыю, саклау, тасвирлау эшенә багышлаган Альберт Фәтхи, соңгы елларда үтә якыннан аралашкан, гарәп теле белгече, искиткеч тирән белемле шәхес – Санкт-Петербургтагы Шәрык институты профессоры Әнәс Бакый улы Халидов (аның Казанга кайтып төпләнүендә Миркасыйм аганың өлеше искиткеч зур), Галиәсгар Камал исемендәге Татар драма һәм комедия театры режиссёрлары – киң карашлы кызыклы шәхес, театрыбызны дөньякүләм сәхнәгә алып чыгучы Марсель Сәлимҗанов, театрга яңа төр сулыш, яңа башлангычлар, яңа дәрт алып килгән, тик бик иртә бакыйлыкка күчкән Дамир Сираҗиев…

      Кыскасы, әлеге китап гади укучының да, белемгә бай зыялы укучының да күңеленә хуш килер. Чөнки бу истәлекләр җыентыгы, кабатлап китәргә җөрьәт итәм, узган гасырның 60  нчы елларыннан башлап, ярты гасырдан артык гомерне эченә алган,


Скачать книгу