Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов


Скачать книгу
алгаларга насыйп булды. Һәрвакыт ул якты чырай күрсәтте. Беркөнне мин аңар үземне кызыксындырган бер мәсьәлә хакында сорау бирергә җөрьәт иттем, аның морзалар нәселеннән булу-булмавын белергә теләвемне әйттем. (Ул вакытта, тарих белән якыннан шөгыльләнмәгәнгә, татар морзаларының фаҗигале язмышлары миңа бик үк таныш түгел иде әле.) Чак кына сүзсез торганнан соң, ул: «Нинди морзалык ди! Чабатадан гына калган халыкка нинди морзалык тагын?!» – дип, кулын селтәп алды һәм, читкәрәк карап, башка дәшмичә генә утыра башлады…

      Соравымның аңа ошамаганлыгын, «авызым пешкәнлеген» сиздем. Минем белән башка сөйләшмәс инде дип уйлап та куйган идем, тик монысы белән ялгышкан булып чыктым. Ә соралмыш мәсьәләгә килгәндә, бераз соңрак, белем ягы чак кына киңәя, тирәнәя төшкәч, әлеге җавапта, гәрчә ул формаль яктан тискәре булса да, анда тарихи җәһәттән дөреслеккә ишарә дә булганлыгын аңладым. Чөнки XVII–XVIII йөзләрдә христиан диненә күчүдән баш тарткан татар аксөякләре, нигездә, морзалар катлавы һәм җирбиләүчеләр үзләренең утарларын, башка байлыкларын югалталар. Алардан алынган милек нәселнең чукынган өлешенә күчкән яки рус дворяннарына бирелгән. Шул рәвешчә, ярлыланган, гадәти игенчеләр – крестьяннар катлавына әверелгәннәренә карата беркадәре мыскыллы төсмергә ия булган «чабаталы морзалар» дигән төшенчә барлыкка килгән икән.

      Әмирхан аганың минем сорауны өнәп бетермәвенең җитди сәбәбе булган иде, әлбәттә. Моны аңлар өчен, совет чорында иҗат иткән язучыларның тәрҗемәи хәлләренә күз салу да җитә: аларның күпчелегендә каләм ияләренең «ярлы» (ара-тирә «урта хәлле») крестьян гаиләләреннән икәнлекләре әйтелү кагыйдәгә әверелгән булыр. Нәселнең морзаларга барып тоташуы түгел, хәтта морзалар, бәк-солтан вә ханнар хакында әдәби әсәрләр язу да хәвефле булган элекке елларда (мисал өчен, Садри Җәләл, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчуриннарны 30 – 40нчы елларда ни өчен һәм ничек гаепләүләрен искә төшерү дә җитә). Димәк, әлеге сорауга карата «ычкынып киткән» табышмаклы җаваптан соң Әмирхан аганың башка дәшмәве үзенчәлекле мәгънәгә ия булган икән. Әлеге сөйләшүнең һәм дәшмәүнең 60нчы елларда, сәвитчә тәртипләрнең ажгырып торган заманында барганлыгын онытмыйк.

      Әмирхан Еникинең үз вакытында вә кирәк урынында шулай дәшмичә кала алуы, бәлки, 1930–1940 һәм 1950 елларда аның үзенең дә сакланып калуына сәбәп булгандыр?..

      Укуны филолог буларак башлап, тарихчы дигән диплом белән тәмамлап, археографик экспедицияләргә йөри башлагач та, Әмирхан ага белән берничә мәртәбә очрашырга, сөйләшергә насыйп булды. 1964 елның көзендә, Рязань-Касыйм якларыннан кайткач, Тукай клубында аны күрүгә, янына барып күрештем һәм Касыйм шәһәреннән алып килгән сәламне тапшырдым. «Кемнән?» – диде ул, гаҗәпләнә төшеп. Яшьлек чорындагы әшнәләреннән берсе Әхмәтша дигән кешедән дидем һәм аның белән Касыйм шәһәрендә очрашуыбыз хакында әйттем. «Әхмәтша? – дип кабатлап сорады ул. – Исән икән, алайса!» – диде, 20нче елларда аның белән якыннан аралашуын искә төшерде. Әмирхан ага шактый дулкынланган иде бу


Скачать книгу