Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов
сәгатьләрем. Төрле сирәк, кыйммәтле кулъязмалар, уникаль документлар, ярлыклар, энҗе төсле җырлар, хикәятләр, дастаннар… Әмма алар арасында 1986 елның 6 июнендә Наҗия апа белән Даниял Әмирханов бүләк иткән изге сәгатьләрем аерым урын алып тора. Һәм шулай торып калачак та! Рәхмәт аларга!
Ә аларны миңа Әмирхан ага җибәргән, димәк, рәхмәтнең иң зуры Әмирхан Еникигә тиеш. (Аның «Наҗия дигән ханым» өчен гафу үтенгән төсле аудиенция соравы һаман колак төбендә яңгырап торган сыман…) Юкса ул кулъязмаларның һаман да хосусый сандык төпләрендә ята бирүе (болай да илле еллап яткан бит) яки берәр китапханә яисә музей киштәләренә менеп, тыныч кына тузан җыеп ятулары да бик ихтимал иде. Ә иң тырышып, иң озак эзләгән кешесенә шулай үзләре эзләп килделәр. Аксакал әдипнең юнәтүе буенча.
Рәхмәт Әмирхан ага Еникигә!..[3]
Мин ул көннәрдә Наҗия апаның Әмирхан агага кем булуын белми идем әле. Соңрак кына Әмирхан аганың беренче хатыны үлгәч, тол калган карт әдипнең Наҗия Ильясия белән никахлашкан булуларын аңладым. Белмәвем өчен үзем гаеплемен, күрәсең. Кайчандыр шәхескә кагылышлы тиешсезрәк сорау биреп авызым бер пешкәнгә күрә, мин шуннан соң Әмирхан агага аның шәхси тормышына бәйлерәк сорауларны бирми идем.
Йомшак холыклы, бервакытта да кешегә бәрелерлек итеп сүз әйтмәс, үз фикерләрен яклап бәхәсләшкәндә дә кызмас, әдәплелек, зыялылык сыйфатларын һәрвакытта саклый ала торган кеше иде Әмирхан ага. Күпләр аны шулай хәтерлидер. Ошамаган, килешмәгән сүз-гамәлләргә карата ул күп очракта, белгәнебезчә, мәгънәле рәвештә дәшми калу гадәтенә ия иде. Әмма, кирәге чыккан чакларда, тоткан җиреннән умырып алгандай итеп, гадәти йомшак сүзләр белән дә кистереп әйтә алу сәләтенә дә ия булган икән ул. Бер мәртәбә миңа моны ишетү һәм күрү очрагы насыйп булган иде. Миңа гына да түгел. Галимнәрдән, әдип-язучылардан беркадәр халык җыелган бер тантаналы зыяфәт мәҗлесендә, ягъни банкетта булды андый хәл.
Ресторанда уздырылган зыяфәткә җәмәгатьчелекне Илбарис Надиров җитәкчелегендәге фольклорчы галимнәр төркеме чакырган иде. «Татар халык иҗаты» дигән унике томлы басмага Тукай бүләге бирелү уңае белән. Күптомлыкның редакция коллективы әгъзаларының берсе сыйфатында мин дә әлеге банкетка чакырулы идем. Шактый язучылар да бар иде анда. Җөмләдән Әмирхан ага Еники дә.
Нәкъ шул вакытларда бер күңелсез хәбәр таралган иде. Нәкый ага Исәнбәтнең 1930 елларда, имештер, кешеләр өстеннән язуы хакында иде ул хәбәр. Андый документның фотокүчермәсен миңа тарихчы Алтер (Алексей) Литвин күрсәтеп, «менә сезнең мактаулы кешегез нишләгән» дигән төсле тел шартлаткан иде. Күрсәтү миңа гына да булмаган икән. Нәкый Исәнбәтне өнәп бетермәүче яки аңа ачулы (андыйлар да була бит) кешеләр, җөмләдән кайбер яшьрәк әдәбиятчылар, журналистлар арасында чыш-пыш килеп гаҗәпләнүләр, сөйләшүләр, фикер алышулар булган икән.
Әлеге мәҗлескә чакыручылар арасында да андый «активистлардан» берничә кеше бар, диделәр. Шуларның берсе әлеге кичәдә, форсаттан файдаланып, махсус
3
Бу табыш хакында минем тәфсиллерәк язмаларым да бар: Сөембикә. – 1994. – № 5; Каурый каләм эзеннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 301–308 б.; Хөсәен Фәезханов. Тарихи-документаль җыентык. – Казан: Җыен, 2006. – 306–613 б.