Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти. Миркасым Усманов

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти - Миркасым Усманов


Скачать книгу
ярдәм итте. «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә аның хакта китап әзерләгәндә, әлеге бүләкнең файдасы гаять зур булды. Кыйммәтле, бездә бик сирәк очрый торган бу басма Наҗия апаның атасы – лингвист галим, педагог Таһир Ильяси китапханәсеннән калган булырга тиеш.

      Юбилей хакында сүз чыккач, шуны да махсус әйтеп узуны кирәк табам. 1999 елның башында Әмирхан аганың 90 еллыгын билгеләү тантанасы булды. Камал театры халык белән шыгрым тулы иде. Кичәгә республика җитәкчесе дә килеп, юбилярны матур, җылы итеп котлады, аңар, затлы морзабызга, хөкүмәт исеменнән зур бүләкләр тапшырды. Котлаулар, гомумән, хаклы рәвештә күп һәм ихлас иде. Хәзер барысын да хәтерләп булмый. Тик бер чыгыш гомергә онытылмас дәрәҗәдә истә уелып калган. Ул – юбилярның соңгы сүзе иде.

      Гадәттә, бәйрәм ияләре мондый чыгышларда, эшләнгән эшләрен әйткәләп, үзләрен тагын бер кат мактап алалар. Моның бер үзенчәлекле алымы бар. Ул хөкүмәт, хакимият тарафыннан бирелгән зур бүләкләр өчен, иелеп-бөгелеп дигәндәй, рәхмәтләр әйтүдән гыйбарәт. Юбилярлар шул рәвешчә үз дәрәҗәсенең «партия һәм хөкүмәт» югарылыгында икәнлегенә ишарә итәләр. Әмирхан аганың чыгышында мондый алымның кечкенә генә дә әсәре булмады. Әйтерсең лә алар аның өчен хәзер бөтенләй юк, элек тә булмаган. Кичәгә килүче зур түрә дә шул исәптән.

      Юбиляр үз иҗаты, аның әһәмияте турында да сүз куертмады. «Эшләдек инде» дип әйтү белән чикләнде. «Киләчәктә нишләргә?» дигән сорауга да җавап эзләп тормады. Үз гомеренең очлануына тыныч кына, бернинди үкенүсез, зарланусыз ишарә ясап, калганнарга хәерле озын гомерләр, уңышлар, якты, нурлы киләчәк теләде, аларның барысы белән хушлашу сүзен әйтеп, залга карап башын иде…

      Ул белеп хушлашкан икән. Моннан соң бер елдан азрак яшәде олуг әдип.

      Шул 1999 елда башланган кыш суык та, чирле дә иде. Ике-өч мәртәбә телефоннан Наҗия апа белән сөйләшкәләп алдым. «Хәлсез, күп йоклый», – диде ул. Үзем керергә ашкынып тормадым: грипп йоктыруың бар. Казанда кизү котырына иде. Бер шалтыратуымда Наҗия апа: «Һаман йоклый шул, ара-тирә үзем уятып алып чәй эчерткән, бераз ашаткан булам», – диде.

      Вафатыннан, җирләп кайтканнан соң, Наҗия апа, шул элекке сүзләрен кабатлап: «Гел йоклады, үзе уяна алмады. Газаплануы да сизелмәде. Бик тыныч, йоклаган килеш китеп тә барды…» – дигән иде.

      Аны озатуга халык күп килгән иде. Көн гаять салкын, үзем әле генә томаулап алган булсам да, зиратка бардым. Берничә хушлашу чыгышларыннан соң миңа сүз бирделәр. Игълан ителүгә, моңарчы читкә карап торган Наҗия апа миңа таба борылып басты. Сүз әйтүчеләр исемлегенә мине ул тәкъдим иткән булса кирәк.

      Нәрсә әйтәсең мондый очракта? Гадәти купшы сүзләр урынлы булмас, андыйлар мәрхүмнең табигатенә дә хас түгел иде. Шуңа күрә мин аның турында түгел, бәлки үзебез, үзебезнең тарихи язмышыбыз хакында берничә сүз әйтүне лаек таптым. ХХ гасыр башында туып үскән, формалашкан, шул Яңарыш чоры традицияләрен әдәбиятыбызда сәнгатьчә сыйфатлы дәрәҗәдә дәвам иткән әдипләребезнең берсен бүген җир куенына тапшырдык. Әдәби фикеребезнең


Скачать книгу