Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Угланы Бүрене Тимер Капка каласы аша Ибериягә җибәрә, үзе аварларның артларыннан төшә. Ярдәмкилүне күреп, император Ираклий кирмәннән чыга һәм кыска гына вакыт эчендә уртада калган аварларны кырып бетерәләр. Шул орышта авар каганы Баян үтерелә. Аварлар язмышы хәл ителгәч, иленә юнәлә Ураган каган, чөнки анда түрәбаш Ашина ырулары баш күтәргән була. Император Ираклий исә Бүре угланга ярдәмгә Ибериягә китә. Шул елда император фарсылар яулап алган бик күп калаларын кире кайтарыпала, ахыр, бер төбәккә җыелып, Тифлисне камыйлар. Айдан артык камауда тоталар каланы. Әмма ала алмыйлар. Тифлистә Бүре илхан белән очрашкан император илханның башына үзенең таҗын салып кигерә, яшь баһадирны кочаклап өч тапкыр үбә. Бүре илхан императорга ярты алаен калдыра. Шушы куанычтан ни кылырга, яшь илханга нинди изгелек эшләргә белмәгән император аңа кызы Евдокияне кияүгәбирергә вәгъдә итә, хәтта Бүре илханга кызының рәсемен дә күрсәтә.
Икенче елны төркиләр Тифлис каласын алалар, ә император Ираклий Әрмәнстанны буйсындырырга керешә. Шул вакытта Иран шаһы Хөсрәү Фәрвазны үтерәләр, аның урынына шаһ угланы Кавад Шөрәй килә. Кавад Шөрәй император Ираклийдан солых сорый, ул яулап алган җирләрне императорга калдыра. Нәкъ шул елларда Төрки каганатында чуалышлар башлана. Иленә кайткан Ураган каган чуалышларда Ашина ыруыннан булган Төркҗанны гаепли һәм аны үтерә, әмма чуалышлар вакытында Ураган каганны – Кубрат ханның агасын да үтерәләр. Ураган каганның уң кулында йөргән Кубрат хан көнбатыш төркиләргә баш булып кала, көнбатыш төркиләре аны, ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр. Бүре илхан исә, Тифлисне алганнан соң, бик күп байлык төяп иленә кайта, әмма ике ыру арасындагы ызгышта аны да үтерәләр. Шунысы кызганыч: император Ираклий сүзендә торган була, кызы Евдокияне бер мең алып һәм бик күп байлык белән Бүре илханга җибәрә. Бүре илханның кәләше Боспорга җитә һәм илханның үлемен ишетә. Кәләш бөтен байлыгы, бер мең алыбы белән кире Патшакалага борыла. Язмаган була Бүре илханга Евдокияне. Шушы хәлләрне исенә төшергән саен, илханны кызганып куя Кубрат хан. Күптән булган хәл, әмма һич кенә дә күңел түреннән куып җибәрә алмый. Әйе, барысы да Тәңре кулында, кызы Чәчкәнең язмышы да.
Аны әнә Тәңре көтригур кызы Аппак белән чәчен чәчкә бәйләде.
Кубрат үзе дә, каенатасы да бер-берсен бик тә яраттылар. Кызы Аппак бала тапкан саен, Тугры хан Фанәгүргә килде, килгән саен, йөз алып китерде һәм аны Кубрат ханга биреп калдырды. Алты балага алты йөз сугышчы килде көтригурлардан. Хәзер болгар белән көтригурны аеруы да кыен.
Аппак аңа бик теләп килмәде. Башта кыз Кубрат ханга аяк терәп каршы булган икән. Әмма соңыннан килешкән. Моны аңа каенатасы сөйләде. Бу хәл өченче угланы Аспарух тугач булды.
Кызын Кубрат хан сорагач, Тугры хан Аппакка: «Сине Болгар ханы Кубрат сорый, өнисеңме ханны, юкмы?» – дигән.
Кыз атага: «Юк, атам, өнәмим Болгар ханын», – дигән.
Шунда ата: «Өнәмәсәң өнәмәссең, син аңа барырсың,бармасаң, тышаулап озатырмын», – дип, үзенең