Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
дәвам итте.
– Ул изүче сыйныфның ярдәменә мохтаҗ түгел. Син үзеңнең киләчәгеңне аңлыйсыңдыр? Ике башлы сәмруг кошның башын чапкан сыйныф өчен бер мөгаллимә язмышы өч тиенгә дә бәһаләнмәячәк. Жәл син миңа.
– Сәмруг кош үлемсез. Ул тагы да калкачак.
– Бу әйткәннәр Совет властена, точно, ошамаячак!
– Мин сәмруг кошны яклаганнан әйтмим. Ю-у-ук! Мәгъ- нәсез сугышларда күпме башкорт каны коелыр. Менә шул хәсрәткә сала мине.
– Башкорт милләтчеләре сүзен кабатлыйсың. Мин сиңа әйттем бит, алар җиңелде.
– Ачуланма миңа, агай. Мин берәүгә дә дошман түгелмен, тик шулай да әйтәм. Большевиклар мәкер, хәйлә, биргән вәгъдәләрен уйламаган җирдә боза килүләре белән җиңде. Синең кебек беркатлыларны файдаланып җиңәләр. Кирәгең беткәч… – Фәйрүзә тотлыкты. – Мин түгел, менә син бигрәк тә жәл, Шәйморат агай!
– Мин сине бу йорттан куып чыгарачакмын.
– Ку, алайса. Тик нишләп һаман кумыйсың?
– Куам, күр дә тор!
– Кумаячаксың.
– Ни өчен?
– Моны мин үзем дә белмим. Бәлки, син беләсеңдер?
Фәйрүзә, күзен тутырып, бер карады да түргә таба атлады. Тораташтай катып калган Шәйморат бераздан исенә килеп, Әдһәм янына барып керде.
– Шәйморат агай, син нишләп аңа акырасың?
– Эш буенча инде! Нигә, нык ишетеләме?
– Һо, ничек ишетелмәсен ди! Синең тавыш булсын да! Ә бит шушында килеп төшкәннән бирле, тик шул кыздан гына мәрхәмәт күрәбез…
– Үзең кайчан ныклап аякка басасың?
– Бүген баскан идем бит инде.
– Мунчага барганны әйтәсеңме?
– Ю-у-ук! Аңа тиклем үк болдырга чыккан идем мин. Һе-һе-һе… – Әдһәм буылганчы көлде. – Теге, кем әле?.. Җирәнкәй, Танякай чыккан да баскан! Һе-һе-һе… Өйгә ничек кире борылып кергәнемне хәтерләмим дә хәтта!.. Син котырынырсың дип, әйтмәм дигән идем дә, тик эчемне төртеп тик тора шул! Ай, хәтәр яшисең, Шәйморат агай!.. Бичәләр менә нинди була икән!..
– Тфү, шайтан алгыры!
– Мине юындырырга тиеш Сәгыйть агасы… «Мунча пәрие» дип укына-укына җан-фәрманга, өе ягына сыпыртты!..
Шәйморат дөбер-шатыр өскә менеп китте. Ярар, булганы булган, эш үткән, хәзер кайсына ачуланасың? Тизрәк онытырга кирәк бу хәлне.
Иң элек Алпарскийга җавап язарга. Ләкин тиешле сүзләр табылмый. Аны көтеп яткан Таня да йокыга китте. Шәйморат һаман утыра бирде.
Су эчәргә төшкәч, түрдә ни беләндер булышып йөргән Фәйрүзәне күрде. Нигә, ул да шулай соң ята микән? Якынлаша башлагач, тамагын кырды да аклангандай әйтеп куйды:
– Син баягы өчен нитмә инде. Миңа нык ачу тотма. – Аннан сулы чиләк янына килде. – Тамак кибеп китте әле. Мунча килеште шикелле. Безгә дип ягылмаган бул- са да.
– Дөресен әйткәндә, сине бүген кайтырсың дип уйлаган идем, агай.
Су сосып алган Шәйморат туктап калды. Чүмечне авызына якын китергәч, янә дә тукталды. Шуннан бер генә уртлады да кире куйды. Янә күтәреп алды. Бу юлы кинәнеп, рәхәтләнеп эчте.
– Рәхмәт
Бүлмәдән